Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мошенниклар кешеләрне яңача алдалый башлаган

Мошенниклар халыкны төп башына утыртуның яңа ысулын файдалана башлаган.

Алар эре банклар исеменнән, махсус сылтама аша кереп, махсус хәрби операциягә автомат рәвештә акча күчереп бара торган хезмәттән баш тартуны сорап хат юллый башлаган. Бу хакта «Телеграм»дагы сәхифәсендә Татарстанның цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин кисәтә.

«Мошенниклар шушы ысул ярдәмендә кеше турында бөтен шәхси мәгълүматны, аның банк счетларын кулга төшермәкче була. Алар сораган мәгълүматны язуга, кеше бөтен акчасыннан колак кагарга мөмкин», – ди министр. Бу рәвешле алданмас өчен, шикле сылтамалар аша кермәскә, теләсә кемгә шәхси мәгълүмат таратмаска киңәш итә ул.

Тулырак: https://nashcheremshan.ru/news/belep-toryigyiz/mosenniklar-keselarne-ianaca-aldalyi-baslagan 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса