Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Моргта табиблар хатасы аркасында үлгән әниләрен ике тапкыр җирлиләр

Мондый хәл кинода гына була

Туганнары моргта булган вакытта ук, мәетне күмәр алдыннан карыйлар һәм шикләнәләр - алар аның йөзен танымый. Әмма морг хезмәткәрләре һәлак булучының тәне һәм йөзе үзгәрергә мөмкин, дип ышандыра.

Килешеп, туганнары хатынны җирләгәннәр. Соңрак ачыкланганча, бу яңа ел бәйрәмнәре вакытында Красноярск крае Минусинск шәһәрендә коточкыч янгында һәлак булган башка хатын-кызның үле гәүдәсе булган. Бу хакта җирле "Взгляд инфо" басмасы хәбәр итә.

 "Мин бүген үземнең фаҗигале төстә һәлак булган апамны җирләдем. Шулай килеп чыкты, башка кеше юк иде. Без аның артыннан моргка килдек, безгә аны пакетта бирделәр. Йөзен ачуны сорагач, без ул түгеллеген аңладык. Мәрхүмәнең туганнарын оператив рәвештә тапканнар - аны алдагы көнне җирләгәннәр икән", - ди янгында һәлак булган хатынның сеңлесе Елена.

Хата ачыклангач, Елена хатын-кызның туганнары белән элемтәгә керә, аның гәүдәсен моргта эшләүчеләр туган апасының гәүдәсе урынына бирәләр. Хатын-кызны моңа бер көн кала җирләгәннәре ачыклана. Каберләр кара-каршы булып чыккан. Һәлак булганнарның туганнары кабат күмү оештырмаска карар кылган, тәреләрне алыштырганнар һәм документларны яңадан рәсмиләштергәннәр.

 

"Безгә ике тапкыр әнине күмәргә туры килер дип уйламаган идем. Миңа беренче тапкыр да мораль яктан авыр булды, ә инде миңа шалтыраткач һәм чит кешене җирләвебез турында хәбәр иткәч - мин шок хәлендә калдым. Җирләү вакытында без мәрхүмәнең йөзен беренче тапкыр күрдек, бите бик нык янган иде, безне абыйсы белән бары тик тән төзелеше генә гаҗәпләндерде - безнең әни ябык иде, ә безгә тулы гәүдәле хатынны бирделәр - тик морг хезмәткәрләре шулай булырга мөмкин дип аңлаттылар. Чит кеше булыр дип уйлый да алмадык. Бүген мин аны күрмәдем. Чит кеше фамилиясе астында әниебезнең гәүдәсе булып чыкты, бу чыннан да ул иде. Без янгыннан соң икенче көнне килдек, әнине күрсәтүләрен сорадык, тик безгә бу моның кирәклеге юк, диделәр. Шулай буласын каян белим соң мин? Мондый хәл кинода гына була", - дип аңлата икенче һәлак булучының кызы Анна күз яшьләрен тыя алмыйча.

Җирле тикшерү комитетында аңлатуларынча, гәүдәләрне танып белү процедурасы барлык канун кагыйдәләре нигезендә уздырылган. Зыян күрүчеләр кем тарафыннан мондый хата җибәрелгәнен ачыклау өчен, прокуратурага гариза язган.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/morgta-tabiblar-khatasy-arkasynda-lgn-nilren-ike-tapkyr-kmlr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса