Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Мобиль поликлиника” Балык Бистәсе авылларында

 Агымдагы елның 25 нче апреленнән башлап районыбызда күчмә “Мобиль поликлиника” эшли.

Бер ай дәвамында республика клиник хастаханәсе табиблары авыл халкының сәламәтлеген тикшерә, квалификацияле медицина ярдәме күрсәтә. "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан "Сәламәтлекне саклау" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырылган “Мобиль поликлиника”ның максаты да дөрес диагноз куеп авыруларны вакытында ачыклау. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Ул күчереп йөртелә торган заманча диагностика, лаборатор җайланмалар белән җиһазландырылган, анда кардиолог, эндокринолог, невролог, гинеколог, кан тамырлары хирургы һәм башка тар профильле белгеч бүлмәләре бар. Һәркайсында тәҗрибәле табиблар, белгечләр эшли. 

Авыл халкының фикерен белергә теләп узган атнада Күгәрчен авылына юл тоттык. “Мобиль поликлиника” мәдәният йорты каршына урнаштырылган. Җайлы да, ипле дә. Тикшеренергә килүчеләр фойеда утырып сабыр гына үз чиратларын көтәләр. Бернинди ыгы-зыгы, кабаланулар сизелми. Казан табибларына кемнәр күренәсен районда дәвалаучы табиблар алдан билгели. Болар, нигездә, төрле хроник чирләр белән исәптә торучылар һәм диспансеризациянең беренче этабында тар белгеч-табибларда тикшеренү зарурлыгы булган авырулар. Кемнең кайсы табибка күренү исемлеге җирле фельдшер-акушерлык пункты фельдшерларында. Табиб чакыруы белән “Мобиль поликлиника” ишегеннән үтәсең.

Район үзәк хастаханәсенең гомумпрактика табибәсе Лилия Шәйхетдинова да иртүк үз участогына – Күгәрчен авылына килеп җиткән. Йөрәк-кан тамырлары белән авыручыларны ул аеруча күз уңында тота, “Мобиль поликлиника”га керер алдыннан аларга электрокардиограмма ясала. ЭКГ кәгазе белән пациентлар кардиологка күренәләр. Ягымлы, игътибарлы табибәнең авыл халкы арасында хөрмәте дә зур. Фельдшерлар Диләрә Мөхәммәтҗанова, Исламия Төхвәтова белән бергәлектә аңлашып эшли алар. Бу көнне дә йөри алмаучы, авыр хәлдәге авыруларның өйләренә барып килергә өлгергәннәр.

-Район больницасына барып күренергә дә иренәбез бит без. Югыйсә авыртмаган җир юк инде хәзер. Ярый әле табиблар үзләре киләләр, - дип рәхмәтләрен укый өлкәннәр.

Әйе, чирне алдан кисәтү дәвалауга караганда җиңелрәк икәнлеген барыбыз да беләбез. Шуңа күрә "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан кабул ителгән әлеге проектның халык сәламәтлеген кайгыртып эшләвенә авыл халкы бик рәхмәтле һәм аның киләчәктә дә дәвамлы булуына ышаныч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса