Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәпләрдә хокукый тәрбия

 Яшүсмер чак – кеше тормышындагы иң актив чордыр, мөгаен.

 Физик көченең артуын сизгән һәм җитлегә баручы үсмергә ул инде барысын да булдыра ала кебек тоела. Ләкин тормыш тәҗрибәсе җитмәү, җинаять җаваплылыгын, законнарны белмәү, еш кына үз-үзеңне кулда тота алмау да аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ә хокук тәртибен бозганда закон нигезендә җавап бирергә туры киләчәк.

Яшүсмерләр арасында киң таралган җинаять төрләренә урлашу, талап алу, хулиганлык һәм наркоманлык керә. Шушындый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен үз-үзен тотуда тайпылышлары булган балаларга гаилә, мәктәп һәм хокук саклау органнарының бердәм булуы бик мөһим.

Олы Елга урта гомуми белем бирү мәктәбендә бу юнәлештә актив рәвештә эш алып барыла. Мәктәптә балигъ булмаган яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү төркеме эшләп килә. 14-18 яшьтәге 8 укучыдан (6 малай һәм 2 кыз)   төзелгән бу төркем үз вазыйфаларын тирәнтен аңлап эш йөртә. Аларның максатлары җитди: укучыларда югары әхлаклылык, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту һәм эш-хәрәкәтләренә, тәртибенә контрольлек итә белү сыйфатлары тәрбияләү.Төркемнең төп бурычы: негатив күренешләргә “юк” дип әйтә белүче, үзенең сүзе белән башкаларга да ярдәм итә алучы шәхес  тәрбияләү. Бу шәхес сәламәт тормыш рәвеше алып барырга һәм яхшы белем алып, киләчәктә үзенең урынын табарга тиеш. Хокук бозуларны кисәтү төркемендәге балалар мәктәп үзидарәсе, сыйныф җитәкчеләре, әти-әниләр комитетлары белән тыгыз элемтәдә эшлиләр.

Аларның эшчәнлеге нидән гыйбарәт соң?  Хокук бозуларны кисәтү төркеме укучыларга хокукларын һәм бурычларын аңлата. “Гасыр афәте наркомания”, “Эчкечелекнең зарары”, “Тәмәке тарту – начар гадәт”, “Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре белән таныш бул!” дигән темаларга әңгәмәләр, хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау буенча “Бала хокуклары иленә сәяхәт”, “Мин - бала, мин - кеше”, ”Тәмәкегә урын юк”, ”Наркомания турында мифлар”, ”Көндәлек режим”, ”Алкоголь һәм сәламәтлек”, “Светофор - минем дустым”, ”Дустың үзеңнән яхшырак булсын”, ”Саулыгыңны  яшьтән сакла!”, СПИД турында дөреслек” темаларына сыйныф сәгатьләре  үткәрделәр. Кичләрен өлкәннәр белән берлектә урамнарны күзәтү, сыйныфтан тыш чараларда дежур тору кебек чаралар да төркемдәге егет-кызлардан башка үтми.

Мәктәптә күпбалалы, социаль яктан мохтаҗ булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәрчак игътибар үзәгендә тора. Аларны төрле спорт секцияләренә, түгәрәкләргә тарту уңышлы нәтиҗә бирә. Нәтиҗәдә «риск группасына» керүчеләрнең саны кими.

Югарыда әйтелгәннәрне искә алып, мәктәп коллективы, укучылар төркеме алдында әхлакый һәм хокук бозуга каршы профилактик эшне тагын да үстерү, бу эштә яңа технологияләр куллану, бердәм эшләү максаты куела. Безнең эш күрсәткече булып уңай нәтиҗә торырга тиеш.

Укучыларның дәрестән тыш вакытларын, каникулларын хәвеф-хәтәрсез уздыру ата-аналар һәм укытучыларның бердәй бурычы. Бүгенге алга киткән җәмгыять шартларында гаилә, мәктәп, хокук саклау органнары бердәм булса гына балаларыбызны ялгышулардан саклап, дөрес юлдан китәргә ярдәм итә алачакбыз.

 

Нәйсә Сәләхетдинова,

Олы Елга урта мәктәбенең педагог-оештыручысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса