Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миннәхмәтовлар проекты министрлык тарафыннан якланды

 Узган ел Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү” милли проекты кысаларында 103 кешегә дәүләт ярдәме күрсәтте. Алар ит, сөт терлекчелегендә эшлиләр,  яшелчә үстерәләр, балык үрчетәләр, атчылык, умартачылык белән шөгыльләнәләр.

Балык Бистәсе районыннан Фәиз Миннәхмәтов та умартачылыкны сайлаган. Аның 150 умарта гаиләсенә исәпләнгән проекты авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан яклау тапты һәм аңа 3 миллион сум күләмендә ярдәм күрсәтелде.

Миннәхмәтовлар гаиләсе 20 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнә. Шуңа да аларның бу юнәлешне сайлаулары гаҗәп түгел. “Безнең умарталар урманда урнашканнар. Шуңа -да аларга пестицидлар, гербицидлар куркыныч түгел. Кортларга шикәр дә ашатмыйбыз. Шуңа да натураль һәм сыйфатлы бал алабыз”,- ди горурлык белән Фәиз.

Узган ел табигать шартларына бәйле рәвештә уңыш  мул булмаган. Даими клиентларга да җитмәгән. Миннәхмәтовлардан бер тапкыр бал алган кеше, гел аларга килә икән.

“Клиентларның кабат-кабат килүе - безнең хезмәткә төп бәя. Безнең өчен табыштан бигрәк даими клиентларның эчкерсез рәхмәте кыйммәт”,-ди Фәиз.

Хәзер умарта ояларын әзерләү бара, кортларны үз районнарында алачаклар. Миннәхмәтовлар җылы җәйгә, мул уңышка өметләнәләр. Татарстанның төрле районнарындагы, күрше регионнардагы даими клиентларына  сатудан тыш  республиканың мәгариф учрежденияләрен дә бал белән тәэмин итүне планлаштыралар.

 

st

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса