Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минниса Шәйхетдинова : “Хәзерге буынга сугыш афәтен күрергә язмасын!”.

Балачагы сугыш, аннан соңгы елларга туры килгән буын ул чор авырлыкларын әрнү-сагыштан башка исенә дә төшерә алмый бугай. Ул кавемнең теләге бер: “Хәзерге буынга сугыш афәтен күрергә язмасын!”.

 

 Әйе, тормыш аларны күпме сынаган. Ләкин сынмаган-сыгылмаганнар, ныгып яшәүләрен дәвам иткәннәр. Олы Елга авылында гомер кичерүче Минниса әби Шәйхетдинова авылдашлары арасында әнә шундый тормыш ачысын нык татучыларның берседер. Шушы көннәрдә без дә аның янында булып, аның күңел халәтеннән ташыган хатирәләр белән танышып кайттык.

   Йорт-тирәсе төзек, тирә-юне чиста. Ялгыз әби яши, димәссең дә. Ишегалды, йорт эчендә дә тәртиплек хөкемлек итә. Безне таякка таянып Минниса әби каршы алды. Аның турында язарга килгәнне әйткәч, түкми-чәчми тормыш йомгагын сүтте.

- Әти белән әни шушы авылныкылар. Әти Ленинградта эшләгән була. Бер кайтуында әнигә өйләнеп аны үзе янәшәсенә алып китә. 1939 елда мин туганмын. Матур гына яшәгәндә сугыш башланып китә. Әтине сугышка алалар. Ул әнигә туган авылга кайтып урнашыгыз, әти-әни сезне ташламас, дип васыять әйтеп калдыра. Шул елны минем энем дә дөньяга килә. Әмма ачлыктан ул вафат була. Ленинград чолганышы вакытында бер яктан юл ачылгач, әни минем белән кайтырга чыга. Әйләнгеч юл аша, товар вагонында бер ай дәвамында ач-ялангач килеш, ябыгып кайтып җиткәнбез”,- дип сөйли Минниса әби.

   Авылда аларны якты йөз белән каршы алмыйлар. Биредә дә халык авыр тормышта яши. Әтисенең атасы үлем хәлендә түшәктә ята. Ул колхозга кермәгән өчен, булган бар мал-мөлкәтен алып чыгып киткәннәр, хәтта йортның түбәсен дә сүтеп алган булганнар. Биредә Минниса апа белән әнисенә урын булмый. Әнисең анасы килен белән яшәгән. Әнисенең абыйсы да сугыштан кайтып, ашарга ризык җиткерә алмый башлагач биредә алар озак тормыйлар. “Кышын бер айга, җәен бер айга дигәндәй өй саен кунарга урын сорап йөрергә калдык. Кышын бер кешедә, җәен икенче кешедә яшәдек. Әни колхозда эшли, мин бала бит. Колхозлар тернәкләнә башлгач, бәрәңге утыртканбыз. Алар бик уңган. Аны сатып кәҗә алганбыз. Әзрәк акча җыйгач, авылда бер иске генә йорт сатып алганбыз”,- дип үткәннәре турында сөйләвен дәвам итте ул. Бу вакытта аңа сигез яшь тулган була. Аякка, өс-башка кияргә булмагач укырга йөри алмый. Бер елдан соң ярдәм итеп мәктәптән кием-салым, итек бирәләр. Һәм ул укырга керә, сигез сыйныфны тәмамлап чыга. Шуннан соң ул 39 ел дәвамында фермада сыер сава. Тырыш хезмәте, яхшы күрсәткечләре өчен дистәләгән Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны ул.

   -Яшәү дәверендә тагын ике тапкыр иске өй сатып алдык. Колхозларда хезмәт хакын яхшы гына түли башлагач, аны туплап бардык, шәл бәйләп саткан акчага яшәдек. Шулай итеп хәзерге яши торган йортны салып чыктык. Әкренләп сарыклар, бозаулар асрый башладык. Әниемнең аяклары сызлый башлады. Тормыш йөген тарту минем җилкәгә төште. Яшьтәшләрем болынлыкка кич утырырга барганда, мин җиде чакрым ераклыктагы кырдан печән ташый идем. Өстә шул бер күлмәк. Кичен юып куям да, иртән тагын шуны киеп эшкә барам. Бала-чагымны, яшьлек вакытымны хәтерләмим дә мин. Бәлки алар булмагандыр да. Кешедән ким, ач-ялангач,  булмыйм, дип эшләдем дә эшләдем. Ачлык, хәерчелек хәсрәтен бик күп татыдым шул мин ”,- ди Минниса әби.

Тормыш аны күпме утка керткән, суга салган. Ләкин ул зарланмый. Бүгенге көненә шөкер итеп яши әби. “Дөньяның җәннәтендә яшибез, Алланың биргәненә шөкер. Әнигә генә бу рәхәтлекләрне озак күрергә насыйп булмады шул”,-дип күз яшьләрен сөртеп алды ул. Бүгенге көндә әнисе ягыннан туганы Нәзифә Садыйкова тәрбиясендә Минниса апа.

   -Мин бакча башындагы йортта гына яшим. Минниса апаның көн дә хәлен белеп торам. Йорт-тирәсендә булышам. Ул безнең бик тырыш, вакытында авырлыкларны күп күрде. Аның күңеле иркен-Һәркемгә ачык йөзле, кунакчыл”, - ди Нәзифә апа аның турында.

   Аны бүген авылның пакь күңелле ак әбие дисәк тә хаклы калырбыздыр.Үткәненә, бүгенге гамәлләренә күз салганда, һичшиксез, шулай уйлыйсың. Озак яшә әле ак әби. Күргәннәреңнең әҗере гомер булып әйләнеп кайтсын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса