Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Министр Марат Әхмәтовның Дәүләт Советында кем кәнәфиенә утырачагы билгеле

6 нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайланган ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов соңгы 15 елда Римма Ратникова җитәкләгән парламент вице-спикеры вазыйфасын биләячәк.

  Бу хакта закон чыгару органында берничә чыганакка сылтама белән "Коммерсантъ" яза. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Римма Ратникова бу мәгълүматны раслаган.    "Мин вице-спикер вазыйфасына дәгъва кылмыйм", — дигән ул.   Газетаның әңгәмәдәшләре раслаганча, Ратникова даими нигездә парламентарий булып калырга мөмкин. Марат Әхмәтов исә 2016 елда Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланып, аннары мандаттан баш тарткан иде.   Ул вакытта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов министрның Мәскәүгә китү-китмәве турында: «Шундый тәҗрибәле кешегә берни дә тәкъдим итмәделәр, ә гади депутат буларак кына җибәрергә — бу дөрес булмас иде», — дип аңлатты.  

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26525

фотоtatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса