Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миңнегөл Сәлахова: " Хәзер элеккеге еллардагы кебек кул хезмәте белән интегүләр юк инде"

 “Кама-Агро” җәмгыятенең Казаклар авылындагы терлекчелек фермасына килгәндә көн төшкә авышкан иде.

Ара-тирә йөрүче терлекчеләр, куәтле тракторга тагылган “Делаваль”  агрегатында азык таратучы механизатордан гайре бүтән кеше  күренми дисәк, ферманың аргы ягыннан җил-җил атлап мөдир Миңнегөл Сәлахова килеп чыкты.

 –Мин иртәдән кичкә кадәр монда,  – диде ул елмаеп. –Тиздән савымчылар да килеп җитәр. Малларны һәр көнне берничә сәгатькә саф һавага алып чыгабыз. Шул арада аларның урыннары чистартыла, кичке савымга әзерлибез.

Алдынгылар турында кызыксынуымны белгәч аның йөзе тагын да яктырып китте:

 –Бүгенгесе көндә бездә сигез  сыер савучы эшли. Кайсын гына алсаң да мактарлык, барысы да тәҗрибәлеләр. Хезмәтне белеп эшләү генә түгел, аны яратып та башкарырга кирәк бит әле. Маллар да яхшы мөгамәләне аңлый,  – ди ул.

Бина эченә керәбез. Мондагы чисталык, тәртип иң беренче булып  күзгә ташлана. Әчкелтем силос, сенаж, катнаш азык исе берәүгә дә ят түгел. Тыныч кына алларына салынган азыкны күшәүче терлекләрнең дә кереп-чыгучыларга исе китми.

 –Хәзер элеккеге еллардагы кебек кул хезмәте белән интегүләр юк инде. Барысы да механикалаштырылган, заманча технологияләр белән эшлибез,  – ди үзенең дә утыз елдан артык терлекчелек өлкәсендә стажы булган Миңнегөл Сәлахова.  –Хәзерге вакытта фермада 350 дән артык савым сыеры бар. Шуның 295 е савыла, калганнары ташлатылган. Һәр көнне 4 тоннага якын сөт тапшырыла. Бу һәр сыерга уртача 13,5 килограммга туры килә,  – дип, таныштыруын дәвам итә ул.

Көтү яшь таналар белән яңартылып тора икән. Әле күптән түгел читтән 35 баш яңа таналар кайтартылган. Кайберләре бозаулаган да инде. «Мул сөтле булырга охшаган», ди ферма мөдире.

Без әнә шулай терлекчелек тармагының һәр ягын “үлчәп” бәя биреп торганда савымчылар да килеп җиттеләр. Иң элек  Сәрия Гарифуллина белән таныштык.

 –Олы Елганыкы мин үзем. Мәктәпнең тәмамлаганнан соң Казанда 16 нчы заводта эшләдем. Үзебезнең авыл егете Габдуллага кияүгә чыккач авылга кайтып урнаштык та фермага эшкә килдем. Башта бозаулар карадым, сыер савучы  булып эшли башлавыма да 36 ел хәзер,  – ди ул.

80 нче еллар башында кул белән сыер савудан тыш, капчыклап фураж, чиләкләп барда ташу, малларга терлек азыгын тарату да савымчы өлешенә тигән авыр хезмәтләр. “Сыерларның баш саны аз булса да эшенең очы-кырые юк иде”,  – дип искә ала ул елларны Сәрия.

Шөкер, хәзер бар да артта калган. Эшләр бермә-бер җиңеләйгән, тормышлар түгәрәкләнгән.

 –Сөенеп яшәрлек хәзер. Аллаһы Тәгалә саулыкны гына бирсен дип телибез. Улым белән киленем дә безнең белән бер йортта тора.  Сөеп туймаслык ике оныгыбыз да янәшәдә,  – ди Сәрия.

Тиздән күркәм юбилеена җитә ул. Гомер юлы ике бишлегә тиң хезмәт алдынгысына без дә сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телибез.

 

Фәрвәз Каюмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса