Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Мин сине кичердем...» (Хикәя)

Бу дөньяга без елап туабыз. Кемнәрнедер ул күз яшьләре гомер буе эзәрлекли. Тормыш газаплары бертуктамый арттан куа килә.

Башта коеп яңгыр яуды. Күк йөзен каплап алган ул кара шыксыз болытларның очы-кырые күренмәде. Көн бер дә йөзен күрсәтмәс, аязмас шикелле тоелган иде. Менә бит, Ходайның рәхмәте, болытлар кай арада гына таралашып юкка чыкты да ялтырап кояш күренде. Ул да түгел, күк йөзенә салават күпере сирпелде.

Шәһәр уртасындагы тугыз катлы йортта урнашкан фатирны тиз эзләп таптым. «Йөрешкәнебез юк», – дисә дә, адресны ул бик төгәл белә булып чыкты. Килер алдыннан телефон аша аралашкангамы, фатир хуҗабикәсе миңа бер дә гаҗәпләнмәде.
– Юешләндеңме бик? – дип каршы алды ул мине. Аннан ни өчендер: «Яңгырдан соң кояш чыкса, җан рәхәте инде...» – дип куйды. 

Мин аның бу сүзләренә әллә ни игътибар итмәдем. Ниндидер мәгънә салып әйткәндер дип тә уйламадым. 
– Хат китердем менә сезгә, – дидем, зур конвертны әйләндерә-әйләндерә. – Кулыгызга тапшырырга сүз бирдем.
– Почта белән дә килә бит ул, алай ярамады микәнни?

Мин, белмим шул дигәндәй, җилкәмне җыердым.

Хатның кемнән икәнлеген күрүгә, куырылып куйгандай булды, йөзендә каушау-югалып калу галәмәте чагылып китте. Ул нык дулкынлана иде. Ике арада арадашчы булып, ниндидер ялгышлык җибәрүемне күңелем белән тоеп алсам да, сер бирмәдем: «Сөенечле хатка охшамаган, ахрысы, кәефегезне җибәрдем», – дидем. Ул ишетмәде, мине бусага төбендә калдырып бүлмәсенә кереп китте. Биш-ун минут таптанып торганнан соң, барлыгымны искәртеп, тамак кырып куйдым. «Әйдә, нәрсә торасың анда, эчкәре үт, – диде хуҗабикә теләр-теләмәс кенә. – Килгәнсең икән, сөйләшик». 

Мин аның каршысына килеп утырдым. Өстәлдәге ачылмаган конвертны күрүгә йөрәгем жу-у итеп куйды. «Ачып та карамагансыз, кызык түгелме?» «Беләм мин аның ни язганын, беләм...» – диде ул авыр сулап. Һәм шундук хат җибәргән кешене минем каян белүем, ничек танышуым, ниләр сөйләшүебез хакында төпченеп сораштыра башлады. Ниһаять «сорау алу» тәмам сыман иде. Инде чират миңа җитте.
– Үзегез генәме? – дим, як-ягыма күз ташлап. – Үзегез генә яшисезме?
– Үзем генә калдым шул, үзем генә... – «Әби»гә иртәрәк, ханым дисәң, чәчләренә чал кунып, шактый ук бетерешкән танышыма ничек дип дәшәргә дә белмичә уңайсызланып торуымны сизенде бугай.
– Менә шулай илле яшемдә япа-ялгыз калырмын дип кем уйлаган? Ул тирән көрсенеп куйды. Узгандагы гамәлләреңне белер өчен аның бүгенгесенә күз төшер, чөнки ул синең үткәнең нәтиҗәсе, дип тикмәгә әйтмиләр.

Башкача без аны карма дип атыйбыз. Белә идеме ул моны, белмичә әйттеме? Тик ул аны йөрәк өзгеч шундый бер тетрәнү, күңелне айкап алырдай ачы бер җан авазы белән әйтте ки, сискәнеп киттем. Бер мәлгә ялгызлык кереп оялаган өй эче янә тып-тын калды. Ташкын булып, ургылып агылырга торган хисләрен көч-хәл белән генә йөгәнләп-тотып торуын күргәнгәме, мин аннан: «Ничек алай булды?» – дип сорамадым. Тәмам ачылып киткәнче, ул элгәре: «Кешене нахакка рәнҗеткәнең булдымы?» – дип аптырашта калдырды. Көтелмәгән бу сораудан югалып калдым. Башымнан яшен тизлеге белән тормышымда булган төрле хәлләр йөгереп үтте. «Беркем дә андый хәлнең булганы юк дип әйтә алмый, – дим, – үзе сизмәстән дә шуны эшләргә мөмкин бит кеше моны».
 

Чыннан да, нигә, ни өчен  гел бер кешегә төшә икән ул газаплар? Нинди хата җибәргән, кай җирдә ялгышкан ул? Туганнан бирле бер рәхәт күргәне юк бит аның?!


– «Үзең дә сизмәстән», дисең алайса... – Ул тагын уйлана калды. – Юк, – диде ул аннары, – минем «сизмәстән» булмады. Белдем аның гаепле түгеллеген, шуны белгән килеш тә рәнҗеттем.

Ул миңа шул чагында: «Гомерең утлы кисәү булсын», – диде. Менә шул утлы кисәүдә инде мин – ни исән, ни тере... Иремнән бик көнләшә идем, – дип дәвам итә хатын. – Бик чибәр иде ул. Бирсә дә бирә бит Ходай ир кешегә шундый матурлыкны! Буе-сыны да сөбханалла гына. Йә Раббым, ничекләр яшәп бетерергә бу бәндәң белән дип уйлаган чакларым да аз булмады. Яшәп бетереп булмады. Аерылыштык.

Уйламыйча әйтелгән сүзнең зур тавыш-гауга китереп чыгарасын, әйтеп бетергесез хәсрәт-борчулар алып киләсен күз алдына да китереп карамагандыр ул. Аны өнендә дә, төшендә дә бер генә минутка да калдырмаган ул каһәр көн тора-бара мәхшәргә әйләнә. Ике тату гаилә, якын дуслар булып йөрешкән вакытлар аңа хәзер әкияти бер могҗиза булып тоела. 
– Гел бергә идек, кая барсак та ике гаилә бергә... – дип эчтән сыза ханым. – Шулай бервакыт туган көнемне җыйнаулашып урманда – табигать кочагында уздырырга булдык. Барып җиттек тә, учак дөрләтеп җибәрдек. Балалар шундук шау-гөр килешеп, кайсы кая таралашып бетте. Ә без дүртәүләп учакта ит кыздырырга керештек. Бераздан ирем, су алып киләм дип, елгага төшеп китте. Юктан да кызык табып көлешкән булабыз, бер-беребезгә анекдотлар сөйлибез... Күпме вакыт узгандыр, әйтә алмыйм, Алсуыбыз да юкка чыкты. «Хатын кая?» – дип ире дә як-ягына карана башлады. Бер-берсен куышып йөргән балалардан сорыйбыз, алар да белми. Минем күңелгә шундук шик керде. Икәү югалды бит болар, җүнле хәл түгел, дим. Анда чабам, монда чабам, таба гына алмыйм бит тегеләрне. Елга буена да төштем, урман буйлап сузылып киткән сукмак буенча да йөгереп килдем. Юк кына. Мин аңгыраер дәрәҗәгә җитеп йөргән арада алар, учак янына кайтып, гөр килеп шашлык ашап утыра. Килдем дә, Алсуның каршына барып бастым: «Җир бит, өстерәлчек», – дип, дөньяда калмаган сүзләрне калдырмый кычкырырга тотындым. Балалар бар дип тә тормыйм, ярсыганнан-ярсый барам.

Әйтерсең, мин аларны өсләрендә тоткан. Шулай кыланам. Аңлыйм да шикелле үзем: үпкән-кочканны да күрмәдем, ләкин тезгеннән ычкынган идем инде. Әйткәннәремнән Алсу телсез калды. Ире исә, берни әйтми, җыенды да өйләренә кайтып китте. Ирем мине бик озак тынычландыра алмады. Бер мизгелдә бөтенесен дә юкка чыгаруымны, дус хатынымның гына түгел, үземнең дә матур гына башланган тормышымны чәлпәрәмә китерүемне мин шунда аңладым.
 

Ул үзенең шундый хәлләргә юлыгуын, бәхетсезлеген, бу дөньяда япа-ялгыз калуын бары үзеннән күрә. 


Алсуны ире шул кичне бик каты кыйнаган дип сөйләделәр. Ул шуннан соң сәламәтлеккә туя алмады. Гарип калды. Шул сәбәпле эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Ирем ул көннән соң минем белән сөйләшмәс булды. «Белеп тор, син нахакка кеше рәнҗеттең, әҗере үзеңә төшми калмас», – дип, бер генә сүз әйтте. Безнең аралар тәмам бозылды. Ә бервакыт ул өйгә кайтмас булды. Һәм көннәрдән бер көнне сөяркәсе янына чыгып китте. Киткәндә әйтте: «Син бу көнне көнче сулышың белән тартып китердең. Син үзең шуны теләдең», – диде. Мин яшүсмер улым белән бер ялгызым утырып калдым. Уналты яшен тутырып килгән улыма әти кирәк иде. Ул гел әтисен сөйләде, кадерле кешесен югалтуда мине гаепләде. Мин аңа шул көннән әти дә, әни дә булырга, һәр адымын тикшереп-күзәтеп торырга тырыштым. Ул миңа: «Суларга ирек бирмисең», – дип зарлана торган иде. Бәлкем шулай булгандыр да.

Бер-беребезне аңламый башлагач, ирексезләп диярлек псхологка алып бардым. Әңгәмәдән соң белгеч миңа әйтте: «Улыгызга авыз ачып сүз әйтергә дә ирек бирмәдегез, сез аны шәхес буларак тәмам изгәнсез», – диде. Үземне ничек тотарга, ничек сөйләшергә кирәклегенә кадәр өйрәтеп җибәрде. Ләкин бу киңәшләрнең берсенең дә кирәге булмады. Улым-газизем, күз нурым, балтасы суга төшкән кешедәй бер-ике ай йөрде дә, үз-үзенә кул салды. Барын да искә төшерә башласаңмы... акылдан язар-сың. Баламны – соңгы өметемне баудан алганда янә Алсуның сүзләрен искә төшердем. Баламны харап иттем, дидем. Соңгы юлга озатканда килгән ирем дә шул сүзләрне кабатлады. Ни гаҗәп, үзен бер дә гаепле санамады. Баласы янына сукмакны онытуын да бернигә куймый. Менә бит ирләрнең ничек аларның: хатын-кызга гына ялгышырга ярамый, гөнаһысы да кичерелми. Ә үзләренә... үзләренә теләсә ни ярый.

Кылган гамәлләребез өчен кайчан да бер җавап бирәсе анысы. Ни генә эшләмик, ул безгә кире әйләнеп кайта. «Ни чәчсәң, шуны урырсың», дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр борынгылар. Бу урында янә «карма»ны искә төшерергә мәҗбүрбез. Ләкин шунысын онытмыйк: бу тәгълимат тарафдарлары әйтүенчә, карма ул беркайчан да соңгы хөкем карары була алмый. Тик ул һәрчак синең өчен игелек яки явызлык булып әйләнеп кайтырга мөмкин. Кайсысы булып? Анысы инде безнең башкарган эшләребезгә, үз-үзебезне тотышыбызга бәйле. Әйе, бернәрсә дә югалмый, ә бары икенче бер төс ала, үзгәреш кичерә. Бер дә уйламыйча әйткән нахак сүзләр, рәнҗетүләр дә эзсез югалмый. Ул сабыр гына үз сәгатен көтә. Шуны истә тотсак икән без. Күңелендә тынычлык булмаган, үз-үзенә урын тапмаган кешенең беркайчан да бәхетле булмаячагы турында сөйләп тору кирәк микән? Биредә дә нәкъ шундый очрак менә... Әгәр дә сине үткәндәге уйлар бертуктаусыз эзәрлекли икән, син гомер буе үткәндәге шул хәлләргә килеп каба-чаксың. Шул рәвешле тормышыңдагы яңа үзгәрешләргә мәңгелек киртә куячаксың. Мондый нәтиҗәгә килү өчен зур акыл кирәкми, тормышның үз тәҗрибәсе, үзенең гыйбрәтле сабаклары бар аның.
– Менә... ни дип җибәргән инде ул бу хатны?

Янә авыр сүзләр, үпкә-каргышлар...
– Ачып карагыз, бәлкем... – дип әйтә башлауга ук, ул мине шундук туктата:

Бәлкем түгел, нәкъ мин әйткәнчә.

Тик шулай да ул түзми, тиз генә конвертны ача башлый. Аннан килеп чыккан берничә рәсем һәм хат кисәге. Фотосурәтләрнең әле берсенә, әле икенчесенә озак кына карап тора да миңа суза: «Без...» – ди ул, кирәкле сүзен таба алмыйча. Сурәттән безгә ике яшь пар елмая. Һәм икегә бөкләнгән кәгазь битен ачып җибәрә.
– Нәрсә дигән? – дим сабырсызланып. Ханым хатка күз генә төшереп ала да янә миңа суза:
– Мин сине кичердем, дигән, – ди ул ишетелер-ишетелмәс кенә. – Кичердем, дигән...
– Сезнең дә аннан гафу үтенәсегез килмиме? Чыгып киткәндә генә бирелгән соравымнан ул каушап кала, бер мәл дәшми торгач әйтеп куя:
– Кемгә кирәк хәзер минем гафу үтенүем? Кичердем, дигән бит инде...

Хаталык – миннән, кичермәк – синнән, алайса...

Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/sudby/min-sine-kicherdem

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X