Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менә сиңа «вафли»? ...ашарга да, басарга да ярамый

Казанмы соң инде Мәскәүдән калышып торучы? Россия башкаласында урам юлларына «Вафли» тамгасы төшергәннәр иде, ул яңалык безгә дә килеп җитте.

 Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Наилә Кливлеева сөйләгәнчә, «Вафли» тамгасы урам юлларына «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында төшерелә. Казанның Париж Коммунасы урамы белән Сул як Болак урамы чатына 140 квадрат метрлы «вафли» төшерелгән иде инде. Күптән түгел мондый тамга берьюлы дүрт урам кисешкән Пушкин урамы белән Сәлимҗанов урамы һәм Татарстан урамы белән Уң як Болак урамы чатында барлыкка килде. Аның яссылыгы гына да 1600 квадрат метр.

– Казанда быел шушы ике участок кына планлаштырылган иде, башка урамнарга «Вафли» тамгасы төшерелми, – диде Наилә Кливлеева.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда хезмәтендә юл хәрәкәтенә кагылышлы яңалыкны түбәндәгечә аңлаттылар.

«Вафли» тамгасы юл чаты участогын күрсәтә. Ул сары төстәге буяу ярдәмендә төшерелгән үзара кисешкән диагональ сызыклардан гыйбарәт. Тамга аварияләр һәм бөкеләр еш күзәтелә торган светофорлы чатларга ясала. Пушкин урамы белән Сәлимҗанов урамы чатындагы «вафли» галәмәт зур булып тоелса да, нәкъ шул кадәр мәйдан игътибарлылыкны таләп иткән зонаны билгели.

Хәрәкәт юнәлешендә, әгәр юл чатында бөке хасил булган, ягъни машиналар тыгылышкан очракта, шулай ук светофорның яшел уты ахырында «вафли»га керергә ярамый. Чөнки аркылы хәрәкәт ясаучы машиналарга өстәмә киртә тудырыла. Юл билгеләрендә күрсәтелсә, сулга яки уңга борылыш ясарга мөмкин. «Вафли» тамгасы өстендә сулга яки уңга борылганда светофорның яшел утына юл аша чыга торган җәяүлеләрне үткәрү өчен, тукталыш ясап алырга ярый. Турыга хәрәкәтләнгәндә яки борылыш ясаганда, «вафли»да туктау тыела. «Вафли» юл тамгасы таләбен үтәмәсәң, Административ хокук бозулар кодексы нигезендә 1 мең сум штраф салына.

фото,чыганак http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/men-sia-vafli-asharga-da-basarga-da-yaramyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса