Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Марс Мәгыйзов: " Алты урынга куелган җәмәгать транспорты тукталышлары да бистәбезгә ямь өстәде"

Бер сумыңны  сал да дүртне ал, биш сум булыр! Республикабызда 2013 елдан бирле эшләп килгән үзара салым программасының асылын кыскача шулай аңлатып булыр иде.

Россиядә тиңе булмаган бу программа авыл җирлекләрендә шактый еллардан бирле чишелми килгән проблемаларны хәл итәргә булыша. Халыктан җыелган бер сумга дәүләт дүрт сум өстәп бирә. Шул рәвешле 2013-2019 елларда, Татарстанда үзара салым программасын финанслау өчен, республика бюджетыннан 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Һичшиксез отышлы программа Балык Бистәсе поселогында ничек тормышка ашырыла соң? Әлеге соравыма ачыклык кертү максатыннан шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзовка мөрәҗәгать иттем.

-Марс Венерович, район үзәге халкы бу программага кайчан кушылды?

- Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогы үзара салым программасында  өченче елын катнаша. 2018 елның 18 ноябрендә Балык Бистәсендә беренче мәртәбә үзара салым җыюны кертү һәм җыелган акча средстволарын куллану мәсьәләләре буенча референдум уздырылды. Анда теркәлгән халыкның 60 процентка якыны катнашты. Референдумга килгән халыкның 72,44 проценты үзара салым җыюны хуплап тавыш бирделәр. Халыктан барлыгы 1140,2 мең сум акча җыелды. Аңа Татарстан Республикасы бюджетыннан 4 248,80 мең сум күләмендә субсидия өстәлде.

2019 елның 24 ноябрендә икенче референдум узды. Бу юлы  да үзара салым программасы күпчелек тарафыннан яклау тапты.  Халыктан җыелган акча 766,1 мең сумны тәшкил итте, субсидия рәвешендә 3064,4 мең сум бирелде.

- Бу акча средстволары нәрсәгә файдаланылды соң?

- Без үзара салым акчасын нинди максатларда куллануны хәл иткәндә халык фикерен исәпкә алабыз. Сер түгел, озак еллар дәвамында каты көнкүреш калдыкларын җыю урыннары, йомшак итеп әйтсәк, тиешле таләпләргә җавап бирмәде. Шуңа да беренче чиратта, үзара салым акчасына  санитар таләпләргә туры китереп 58 контейнер  мәйданчыгы җиһазладык,74 евроконтейнер алдык. Балык Бистәсе территориясендә электр линияләре төзелде, капиталь ремонтланды, реконструкцияләнде.  Алты урынга куелган җәмәгать транспорты тукталышлары да бистәбезгә ямь өстәде.

Болардан тыш урам, тротуарларны, парк, скверларны җыештыру, тәртиптә тоту, кыш көне кардан чистарту, зур габаритлы көнкүреш калдыкларын чыгару шактый зур чыгымнар таләп итә.

-Билгеле булганча, быел Балык Бистәсе шәһәр җирлегендә үзара салым җыюны кертү һәм җыелган акча средстволарын куллану мәсьәләләре буенча халык җыеннары уздырыла. Бу хакта да аңлатма биреп узыгыз әле.

-Әйе быел, шәһәр җирлеге башлыгы карары белән бу мәсьәләләр  халык җыеннарында хәл ителә. Алар 13 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр чорда тугыз этапта уздырыла. Җыеннар дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә 14.00 сәгатьтә  оешмаларда, 15.00 сәгатьтә - район мәдәният йортында, 16.00 сәгатьтә район үзәк китапханәсендә үткәреләләр. Халык хөкеменә Балык Бистәсе поселогы территориясен төзекләндерүне оештыру, беренчел янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә кагылышлы һәм җирле әһәмияттәге башка мәсьәләләр куела.

Бистәбезнең алга таба үсешен теләгән, аның киләчәгенә битараф булмаган гражданнарны  җыеннарда актив катнашырга чакырам.

Илгиз Җамалиев язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса