Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Марат Әхмәтов урынына кем билгеләнде?

Рөстәм Миңнеханов Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы итеп Марат Җәббаровны билгеләде.

 Марат Җәббаров моңа кадәр Буа районы башлыгы вазифасын башкарды. Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенең рәсми порталында хәбәр ителде.

"Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Президенты Указы буенча алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә вазыйфасыннан азат ителде», — дип хәбәр итә портал.

Марат Җаббаров - 1983 елның 3 июлендә Чистай шәһәрендә туа. Хезмәт юлын 2000 елда республиканың Биектау районында «Бөреле» җәмгыятендә программист буларакбашлый. 2003 елдан «Бөреле» заводы урынбасары, аннары генераль директоры булып эшләгән.Әлеге вазифада ул 2013 елга кадәр эшләгән.

 

фото , чыганак http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/marat-khmtov-urynyna-kem-bilgelnde

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса