Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Малаен берничә ай абзарда чылбырда асраган

Краснодар краеның бер авылында урнашкан гипермаркетка 10 яшьләрдәге малай килеп керә: өсте-башы пычрак, үзе ябык, ә муенында йозаклы калын чылбыр асылынып тора икән.

 Кибет хезмәткәрләре бу малайның нинди хәлдә булуын күреп, полиция чакыртканнар. Баксаң, бу баланы әтисе - билгеле эшкуар көндез гел авыр эшкә җиккән, ә төнгелеккә аны муеныннан чылбыр белән эләктереп, абзарга кертеп бәйләгән. Тикшерү вакытында бу фигылен ул улының урлашуы өчен шундый җәзага тарттырып, алама гадәтен оныттыру максаты белән егетләрчә "дөрес" тәрбия бирәм дип акланган.

 

Малай абзарда бәйдә вакытта чылбырны өзгәч, ярдәм сорап кибеткә йөгергән. Бу вакытта йорт хуҗасы өйдә булмаган. Ул хатынын өченчегә бәби алып кайту өчен бала табу йортына илтә киткән булган. 

 

Әйткәндәй, ул ике баласын беренче хатыныннан суд аша тартып алган. Әлегә әти кеше өйдә 4 яшьлек малае янында. Өлкән улына карата кырыс тәрбиясе өчен тикшерү эшләре башланган.

 

 

Автор : Каспранова Ләйсән

 http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/malaen-bernich-ay-abzarda-chylbyrda-asragan

Фото: https://corpshark.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X