Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мал асраган өчен нинди субсидяиләр каралган ?

Шәхси ярдәмче, крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә ярдәм итүдә дәүләт тарафыннан максатчан чаралар каралган. Татарстанда соңгы елларда фермерларга ярдәм итү өчен ике дистәләп программа гамәлгә ашырылып килә.

 Республика бюджетыннан терлек асрау өчен технологик җиһазлар сатып алуга, юллар төзекләндерүгә, фермалар төзүгә, дәүләткә сөт сатуга һәм башка күп төрле  максатларда субсидияләр бирелә. Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү турындагы закон эшли башлауга 3 ел. Узган ел шундый хуҗалыкларга ярдәм итү өчен республика бюджетыннан 548 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Безнең районда исә шәхси ярдәмче хуҗалыкларына  9769,7 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән.  Азат Гатауллин (Күгәрчен), Зөлфия Бәдретдинова (Шомбыт), Фәрит Бәдретдинов (Яңа Ырга), Хәлил Дәүләтшин (Яңа Арыш), Мәдинә Галиева (Күки) мини- ферма төзү өчен 200 әр мең сум субсидия алдылар. Сыер асраучыларга 7784 мең сум акча бирелде.

Ә агымдагы елда хуҗалыкларның кече формаларына,шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыкларга нинди ярдәм күрсәтелә, нинди дәүләт программалары гамәлдә була? Әлеге сорау белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марат Мингалиевкә мөрәҗәгать иттек.

-Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Агропромышленность комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында”гы карарлары нигезендә тормышка ашырыла.  Ел саен  гражданнарга субсидия  бирү тәртибе раслана.

Быел да шәхси ярдәмче хуҗалыклары нигезендә сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзүчеләргә; өч яшьтән узган бияләр тотучыларга, ветеринариягә кагылышлы профилактика чаралары үткәрү белән шөгыльләнүчеләргә, кош бәбкәләре (каз, үрдәк, күркә, бройлер чебиләр) сатып алучыларга, савым сыер һәм бер яшьтән арткан кәҗә асраучыларга субсидия бирелә. Шулай ук ярминкәгә чыгып сәүдә итүчеләрнең юл чыгымнарын кайтару өчен дә ярдәм каралган.

  Сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзү өчен  субсидия мал торакларын яңарткан һәм яңартырга теләгән шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелә.  2019 елдан бу төр субсидиянең күләме дә артты. Әйтик, ярдәмче хуҗалыкта өч  баш сыер асрала икән,шуларга өстәп тагын биш сыер алып сигез сыерга исәпләнгән ферма төзегән очракта – 400,  ике сыер янына тагын өчне алып биш баш сыерга исәпләнгән ферма төзегән очракта 200 мең сум дәүләттән кайтарыла.

Нәселле таналар сатып алучыларга-бер башка 40 мең сумга кадәр,  гади (товарлыклы) таналар алучыларга 30 мең сумга кадәр субсидия бирелә. Лейкоз белән авыручы сыерын тапшыручыларга бу субсидияләргә өстәмә рәвештә 10 мең сум акча өстәлә. Шунысы бар, таналарны бары тик юридик затлардан гына алырга, түләүне банк аша башкарырга кирәк. Ветеринар белешмә , ике төрдә килешү дә булырга тиеш.

Кош-корт асраучылар да ярдәмсез калмас. Бер баш күркә яки казга -100 сум, бер баш үрдәккә – 80 сум, бер баш бройлер чебешенә  30 сум күләмендә субсидия каралган.

Кошларның яше бер айдан артмаска, һәр төр буенча баш саны 50-100 дән артык булмаска тиеш.

Яшь кошлар 1 февральдән 1 июньгә кадәр чорда алынса гына субсидиягә өметләнеп  була.Бу очракта да ветеринар белешмәсе  булу мәҗбүри.

 Өч яшьтән өлкәнрәк бия асраганда, азык алу чыгымнарын каплау өчен елга 3 мең сум субсидия бирелә. Печән, салам, арпа, солы, кукуруз кебек мал азыгы буенча документлар (чек) кулда булырга тиеш.

 Билгеле булганча ветеринария хезмәтләре түләүле һәм алар шактый кыйммәт. Төрле йогышлы авыруларга каршы прививка ясатуга тотылган акчаның күпчелек өлешен кире кайтарып була. Бу субсидия бер сыеры булган авыл кешесенә дә кагыла.

 Болардан тыш савым сыеры һәм бер яшьтән арткан кәҗә асраучыларга да субсидия бирелә. Моның өчен, маллар  хуҗалык кенәгәсендә теркәлгән булырга тиеш. Бер баш савым сыерына – 2000,  кәҗә өчен 500 сум субсидия каралган.

Үз хуҗалыгында житештергән продукциясен ярминкәдә тәкъдим иткән һәр фермерга ягулык материаллары  чыгымнарын кире кайтару өчен субсидия бирелә. Моның өчен юл кәгазе (путевой лист) булуы мөһим.

-Ярдәм чаралары шактый күләмле икән шул. Субсидия алу өчен эшне нидән башларга, иң беренче кая барырга соң?

-Иң беренче эш итеп, авыл җирлеге башлыгына яки район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк әлбәттә. Мәсәлән, фермер 5 баш тана сатып ала икән,  аның тана сатып алганлыгы турында белешмәсе һәм түләү кәгазьләре булырга тиеш.  Калган документларны җыярга ярдәм итәчәкбез.

                 

  Газетага Илгиз Җамалиев әзерләде.

фотоzoo.kharkov.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса