Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Махсус эш режимы саклана

Район хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә чакырылучы яшүсмерләр арасында коронавирус инфекциясе таралуга каршы нинди чаралар күрелә? Бу хакта без Балык Бистәсе хәрби комиссары, подполковник Фәрит Вагапов белән әңгәмә кордык.

-Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2020 елның 11 февралендә яңа коронавирус инфекциясен рәсми исем- COVID- 19 дип атады.
Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты тарафыннан яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы  кабул ителгән карарлар, Россия Федерациясе Оборона Министры приказы нигезендә хәрби комиссариатта хәрби хезмәткә чакырылучы, контракт нигезендә хәрби хезмәткә урнашучылар, хәрби уку йортларына укырга керүчеләр, медицина күзәтүе үтүчеләр өчен махсус режим эшли.
Татарстан Республикасы  Балык Бистәсе хәрби комиссариаты тарафыннан 2020 елның язгы чакырылыш вакытында барлыгы 30 га якын гражданин Хәрби көчләрдә хезмәт итәргә җибәреләчәк.
Хәрби комиссариатта бу төр гражданнарны медицина күзәтүе узганда  һәм Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының җыю пуктына алып барганда  яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы махсус чаралар күрелә.
Хәрби хезмәткә китәсе көнне  чакырылучыга шәхси саклану чаралары, бер тапкыр кулланыла торган битлек (маска) һәм печаткалар бирелә. Хәрби комиссариатның җыю пунктында призывник ике тапкыр COVID-19га тест уза, башка гражданнар белән аралашу туктатыла. Хәрби көчләргә чакырылучыларны хәрби частьләргә озату вакытында да саклану чаралары үтәлә. Урында аларны ике атнага аерым казармаларга карантинга урнаштыралар.
Бу чорда призывникларның сәламәтләген саклау зур әһәмияткә ия, шуңа күрә профилактик чараларга зур игътибар бирелә,- дип хәбәр итте муниципаль район хәрби комиссары.
Ә хезмәт итүдән читләшүчеләргә нинди җәза каралган?
- Россия Федерациясенең административ хокук бозулар кодексы нигезендә читләшүчеләргә карата чаралар катгыйланды. Элек ул 100-500 сум штраф булса, хәзер хәрби исәптә торучы хәрби комиссариат  чакыруы (повестка) буенча мөһим сәбәпләрсез, исәпкә алу яисә төшерү, үзгәрешләр кертергә килмәгән очракта 500 сумнан 3000 сумга кадәр штраф каралган. Беркем дә призывникалар артыннан йөрмиячәк. Чакырып –килмәсәң штрафыңны түлә. Һәм моның саны чикләнмәгән. Хәрби хезмәт чоры җиткән һәрбер кешенең аңында бу бурычны үтәү зарурлыгы булырга тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев