Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Людмила Ибрагимова "Безнең янәшәбездә җәмгыятькә файда китерә торган игелекле, җылылык бүләк итүче кешеләр яши".

​​​​​​​Хезмәт сөючән, бердәм, тату гаилә алар. Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзерләр. ​​​​​​​Гөлсинә һәм Камил Милиҗановлар гаиләсе турында шундый яхшы сүзләр генә  әйтеп торасы килә.

Алар намуслы хезмәтләре белән ихтирам һәм хөрмәт казанган кешеләр. Бу пар инде ярты гасырга якын - 46 ел бергә гомер кичерә.

    Арча районының Яңа Сәрдә авылында туган яшь егет Тукай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, «Зоотехния» белгечлеге буенча Корноухово совхозына эшкә килә. Биредә ул булачак хатыны Гөлсинә белән таныша. Кыз кечкенәдән хезмәткә өйрәнеп үсә, мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1968 елда фермага сыер савучы булып эшкә урнаша. Әти-әнисе дә гомер буе фермада терлекчелектә эшли. Гөлсинә беренче эш көннәреннән үк сөт җитештерү технологиясен ныклап өйрәнә, өлкән сыер савучыларның тәҗрибәсен үзләштерә. Беренче еллардан ук Гөлсинәнең эше башкаларга үрнәк итеп куела. Аннан ул комсомол оешмасы секретаре итеп сайлана. 1972 елда аны Ереванга санаторийга юллама белән бүләклиләр. Ә менә 1975 елда намуслы хезмәте өчен хөкүмәт бүләге – «Почет билгесе» ордены тапшыралар. Шул ук елны зоотехник Камил дә Жданов исемендәге колхозга эшкә күчә. Шулай итеп, Милиҗановлар гаиләсе Бәтке авылында төпләнәләр. Камил  18 ел терлекчелектә, аннан 16 ел колхоз хисапчысы булып эшли. Гөлсинә фермада, аннан пешекче, ә 1986 елдан сатучы булып хезмәт куя. Идрис Аметовның «Бәхет чишмәм, синдә, Бистәм! китабындгы "Гомер үрләре" мәкаләсендә нәкъ менә Камил Милиҗановлар тормышы һәм хезмәт юлы турында язган.

Кибеттә сатучы булып эшләгәндә Гөлсинә 30 ел халыкка намуслы хезмәт күрсәтә, шуның өчен күп санлы мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм «Хезмәт ветераны» таныклыгы белән бүләкләнә. Гөлсинә кешеләр белән уртак тел таба белүе, грамоталылыгы, пөхтәлеге белән башкалардан аерылып тора. Ул ярдәмчел дә әле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Камил  дә бу сыйфатларга ия. Менә берничә ел инде эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, Бәтке авылы халкына гына түгел, кибете дә, юллары да булмаган берничә кечкенә авылга хезмәт күрсәтә. Осиново, Дикое поле, Янчык, Кече Кульга, Олы Укмаста, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр яши. Алар Камил Милиҗановичка беренче кирәк-ярак товарлары белән тәэмин итеп торуы өчен бик рәхмәтле. Ел саен ул Яншык авылында яшәүче өлкәннәргә Ураза бәйрәменә азык-төлек җыелмасы белән иганәчелек итә. Намуслы хезмәте, Бәтке авыл җирлеген үстерүгә зур өлеш кертүе, хезмәт сөючәнлеге һәм максатчанлыгы, кече һәм урта бизнесны үстерүгә керткән өлеше өчен Камил абый район җитәкчелегеннән күп санлы Рәхмәт хатларына ия. Эшмәкәрлектән тыш, ул җәмәгать эше белән дә шөгыльләнә. Авыл Советы депутаты ул, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Бәтке мәдәният йорты сәхнәсендә генә түгел, район күләмендәге чараларда да чыгыш ясый, оста гармунчы.

Әти-әнисеннән иң яхшы сыйфатларны алган улы Рамил һәм кызы Эльмира йорт тирәсендәге барлык эшләргә дә булышалар, ата-анасына терәк булып торалар. Икесе дә Казан шәһәрендә яшиләр. Эльмира арбитраж судында эшли. Рамил шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Әтисе үрнәгендә Рамил дә хәйриячелек белән шөгыльләнә, Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә финанс ярдәме күрсәтә. Әтисе туган җирендә -  Арча районы Яңа Сәрдә авылында һәм әнисенең туган ягында -  Балык Бистәсе районы Ырга авылында зиратларны койма белән тотып алуны оештыра, иганәчелек итә.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы алдыннан республикабыз үсешендә мөһим вакыйгалар искә алына. Бу үсешкә менә шундый тыйнак, хезмәткә олы үрләр яулаучы кешеләр өлеш керткән. “Без бәхетле гаилә, балаларыбыз белән горурлана алабыз. Югары белем алдылар, гаилә кордылар. һәрберсенең икешәр баласы бар. Ял көннәрендә кунакка  киләләр, һәр эштә булышалар”,- дип Гөлсинә апа белән Камил абый балалары турында җылы сүзләр белән сөйлиләр.

Хезмәт сөючәнлек - муллык нигезе. Шунысы куанычлы, безнең янәшәбездә җәмгыятькә файда китерә торган игелекле, җылылык бүләк итүче кешеләр бар әле.

 

Людмила Ибраһимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса