Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ләйсән Гыймаева ярты сәгать буе елаган

Иҗади гаилә –  алып баручы Булат Бәйрәмов һәм җырчы Ләйсән Гыймаеваның өч кызлары бар. Күптән түгел Җиһангировлар гаиләсендә кечкенә Зәйнәп дөньяга килде. Әле күптән түгел туган кебек тоелса да, бәләкәч инде 1 яшен дә тутырган икән!

 Шушы көннәрдә әнисе Ләйсән Гыймаева сөекле кызын тәбрикләп Инстаграм тасмасына котлау сүзләре урнаштырды. «Рәхмәт Аллаһыма сине безгә җибәргәне өчен. Гафу ит мине, узида малай тугел дигәч ярты сәгать елаганым өчен. Һәр хатын- кызга Әни булу бәхете телим», – дип яза әни кеше.

Төпчек кызларының 1 яшьлек туган көне уңаеннан Җиһангировлар бәйрәм оештырганнар, әлеге мәҗлес ифтар белән тәмамланган.

Бәйрәм көн уңаеннан яңгыраган барлык котлауларга без дә кушылабыз. Зәйнәпкә сәламәтлек һәм бәхетле киләчәк телибез.

 

Автор: А.Галимова.

http://www.sahne.ru/kheberler/11539.html

фотоtatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса