Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Луиза Ананьева: " Үзегегезне саклагыз һәм исән-сау булыйк!"

“Коронавирустан вакцина ясатыргамы, юкмы?”, - дигән икеләнүле сорау минем уема да килмәде.

Әлбәттә ясатырга! Моның өчен район үзәк хастаханә поликлиникасында  кан анализы алдылар, тән температурасын үлчәделәр, табиб тикшерүен уздым.

Кан анализлары миндә биоантитәнчекләр (антитела) булмавын күрсәтте. Мөгаен сентябрь аенда гриппка каршы ясалган прививка булышкандыр. Чөнки гаиләбездә үзем һәм балаларым бүгенге көнгә кадәр йөткермичә, төчкермичә яшибез.

Коронавирустан вакцина ясату өчен алдан язылырга кирәк. 5 кеше җыелгач безне чакырып чират буенча кабинетка керттеләр. Укол кул мускулына ясала. Бернинди авырту тойгысы булмады. Безне алдан организмның реакциясе булу мөмкинлеге һәм каршылыклар белән таныштырдылар. 

Процедурадан соң без ярты сәгать табиб күзәтүе астында булдык.

Үзем турында   шуны әйтә алам. Температура күтәрелмәде, бернинди уңайсызлану хисе кичермәдем. Төрле яктан ишетелгән, тикшерелмәгән мәгълүматларга ышанырга кирәкми. Инде коронавирус безнең тормышыбызга килеп кергән икән, аның белән яши белергә өйрәнергә дә кирәк.  Гомер буе куркып яшәгәнче тормышны ничек бар шулай кабул итү, югарыдан килгән көчләргә ышану мең хәер. Дөрес итеп тукланып, спорт белән дус булып саф һавада  йөрүләр – болар барысы да  сәламәтлегебез өчен бик әһәмиятле. Үзегегезне саклагыз һәм исән-сау булыйк!

Луиза Ананьева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса