Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Луиза Ананьева: " Район газетасына язылырга соңламагыз".

Вакыт тиз уза. Әле генә җәйгә кергән кебек идек, инде “Әбиләр чуагы”н да күздән уздырабыз.

 Уңышка, муллыкка бай булды быелгы көз. Сөенерлек, шөкер итәрлек.

Истәлекле даталарга да бай ул. Сентябрьдә 213  укучы тәүге  тапкыр мәктәп бусагасына атлады. Республикабыз Президентын сайлау кебек мөһим вакыйга да райондашларыбыз активлыгы белән узды.

Октябрьдә исә мөгаллимнәребезнең бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез. Шулай ук 1 октябрь – Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан да районыбызда күп төрле чаралар уздырыла.

Бу көннәрдә редакция өчен дә “урак өсте” – киләсе 2021 елның беренче яртыеллыгы өчен  газетабызга язылу башланды. Без почта бүлекләреннән килгән һәр хәбәрне көтеп алабыз. Кайда, күпме яздырганнар? Укучыларыбыз артырмы?

Әлбәттә, әле вакыт бар. Әмма соңламаска иде. Бигрәк тә Өлкәннәр ункөнлегендә билгеләнгән ташламалы яздыруны күздән югалтмыйк. Гомер буе район газетасын алдырган, аның аша район сулышын тоеп яшәгән өлкәннәребез бар. Алар өчен бу ункөнлек аеруча әһәмиятле, пенсия акчасын исәпләп тоткан әби-бабайлар, ташламалы яздырып, азмы-күпме акчаларын янда калдыра алырлар.

Район газетасын бүләк итүчеләр табылса алар өчен икеләтә шатлык булыр иде. Вакыт җитмәү, акча аз сылтавы белән бер-беребездән читләшмик, бердәм булыйк, хөрмәтле укучыларыбыз! Шул вакытта гына “Авыл офыклары”ның офыгы тагын да киңәер, яктырыр дигән өметтә калабыз.

 

Луиза Ананьева,

газетаның баш мөхәррире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса