Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Логос” хуҗалыгың язгы кыр эшләре уңышлы баруында Фәрит Гарфутдиновның да өлеше зур

“Логос” хуҗалыгың язгы кыр эшләре уңышлы баруында Фәрит Гарфутдиновның да өлеше зур.

Ару-талуны белмичә намуслы хезмәт итә ул. “Фәрит абый бик тырыш кеше. Техниканы бик яхшы белә. Комбайнны да, тракторны да иярли ул. Нинди эшкә тотынса да башкарып чыга. Аңа эшне ышанып тапшырып була”, - ди әлеге хуҗалыкның агрономы Айзат Зарипов.

 Дистә елдан артык хезмәт куючы әлеге уңган механизатор басу эшләрендә бервакытта да сынатмый. Бүгенге көндә тракторы белән чәчүдә катнаша. Әле күптән түгел генә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров районга эш сәфәре белән килгән көнне кыр батырына сертификат тапшырып китте.

“Нинди техникага утырса да, хезмәтен тырышып башкара”, -диләр аның турында хезмәттәшләре. Уракта да кыр батыры ул. Узган елда урак нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы комбайнчысы исеменә лаек булган.

Язын чәчүдә, көзен урып-җыюда актив катнашса, кыш айларында техниканы ремантлау эшләре белән мәшгуль Фәрит абый. Үзе слесарь да, эретеп ябыштыру остасы да.  

Гөлназ Зарипова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса