Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лилия Сәләхетдинова: "Бәхет бар ул!"

Үз аякларына басып йөрмәсә дә, иҗаты белән дөньяны колачларга көче булган шагыйрә инде башка фамилиядә, моннан бер ел элек ул кияүгә чыкты һәм Лилия Тимергалиева булды. Әйдәгез, хәлен белешик, ничек яшәп ята яшьләр?

http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/liliya-slkhetdinova-bkhet-bar-ul- Бер ел буена без бер-беребезне өйрәнәбез, - ди Лилия. - Бу вакыт бераз киеренке булса да, гаҗәеп якты, шатлыклы һәм тыныч булды.

Шагыйрә - Казандагы «Ярдәм» мәчетендәге проектларның кураторы, «Ярдәм» дәвалау-укыту реабилитация үзәге җитәкчесенең тәрбия буенча урынбасары вазыйфаларын башкара, шигырьләр, җыр тексталары яза, аның китаплары дөнья күрә. Аңа төрле котлаулар, башка чыгыш текстлары сорап та мөрәҗәгать итәләр. Шагыйрәне китап сөючеләр очрашуларга чакырып тора.

"Ничек өлгерә?", - дисәгез, җавабы бер - ул аяклары белән йөрми, ә мәхәббәт канатларында оча гына. Янында хәләле Ришат булганда, бу канатлар һичбер талмас. Без аларга парлы гомерләр телик!

 Ризида Валитова/ Кызыл таң

фото: https://vk.com/id3825834

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса