Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лилия Кәримуллина: "Безнең хезмәт - ул кешеләрне эштән соң ял иттерү"

Җәй нинди вакыйгалар белән истә калды, дигән сорауга һәркем үзенчә җавап бирер иде.

 Ә менә мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр күңелле чаралар үткәреп һәр көнгә яңа матур төсмер өстиләр. Бу хакта район мәдәният һәм социаль сфера бүлеге җитәкчесе Лилия Венер кызы Кәримуллинаның кыскача гына мәгълүматын җиткерү дә урынлы булыр.
-Безнең хезмәт - ул кешеләрне эштән соң ял иттерү, аларны үзара аралаштырып якынайту, яшь буынны тәрбияләү һәм рухи яктан баету. Бу яктан районыбызда төрле проектлар гамәлгә ашырыла. Июнь аеннан башлап, дүшәмбе көннән җомгага кадәр, кичке сәгатьләрдә Үзәк мәчет янәшәсендәге скверда уздырыла торган күңел ачу  кичәләрен райондашларыбыз бик яратып кабул иттеләр. Ул әле дә дәвам итә. Анда авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре өлкәннәр һәм балалар өчен халкыбызның элеккедән килгән җырлы-биюле уеннарын тәкъдим итәләр. Шулай ук “Авылларда капка төбе” дигән проектның гамәлдә булуы да халык арасында үз урынын тапты. Һәр авылда үткәрелүче әлеге чараны халык бик яратты, анда әби-бабайлар да, кечкенә балалар да актив катнашалар. Койма-читәннәргә эленгән чигүле сөлгеләр, капка төбенә куелган бирнә сандыклары үткәннәрнең матур ядкаре булып бүгенгәчә сакланып килгән. Әнә шул җуелмас бизәкләре белән дә матур ул авыллар. Татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре исә  фольклорга нигезләнгән. Күмәк башкарылган “Йөзек салыш”, Гөлбану” кебек җырлы уеннарны кемнәр генә хәтерләми икән?! Аларның барысы да әлеге  дигән проектта чагылыш таба. Максатыбыз да анык:  халык уеннары аша яшь буынны элеккедән килгән матур гореф-гадәтләр белән таныштыру, халык авыз иҗатына кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү.  
Әлбәттә, мәдәният хезмәткәрләре үткәргән чаралар моның белән генә чикләнми. Кама буе ял паркында ачык һавада кинофильмнар күрсәтелә, Үзәк мәйданда яшьләр өчен дискотекалар еш уздырыла. Әле менә бу көннәрдә янәдән зур концерт программасына әзерлек бара. Ул җомга - 12 август көнне 19.00 сәгатьтә Үзәк мәйданда булыр дип көтелә. Районыбыз оешуына 95 ел тулу уңаеннан һәм Халыкара яшьләр көненә багышланган әлеге концерт программасы да халкыбыз күңеленә хуш килер дип уйлыйм.
Әнә шулай мәдәният, музей хезмәткәрләренең, китапханәчеләрнең күпкырлы, тынгысыз иҗади хезмәте аша районыбызда һәм авылларда күңелле чаралар гөрли. Хезмәтебез үлчәүләрдә үлчәнми торган мәшәкатьле булса да, аны һәрберебез яратып башкара. Чөнки анда күңелләрне күңелләргә тоташтырган талант, илһам хакимлек итә.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса