Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лилия Хөснетдинова: "Укытучылар династиясе әле дәвам итәр, дип уйлыйм"

 Татарстанда «Эхо веков в истории семьи-Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйгесе башланды.  

Конкурсның төп бурычлары  булып  гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгыту, Татарстан һәм үз гаиләсе тарихына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү  тора.
Олы Елга авылыннан Гыйльметдиновлар гаиләсе күптән түгел генә Лаеш районында узган әлеге бәйгенең зона этабында катнашып кайттылар.
-Әлеге төр бәйгеләр бик кирәк. Мин үзебезнең нәселебезне Ак каенга тиңләр идем. Без - бүгенге көндә педагогик стажы  216 ел булган укытучылар династиясенең дәвамчылары. Династиябезнең чишмә башында минем әбием Софья Әминова һәм бабам Шамил Гыйльметдинов тора. Бабам 35 ел тарих фәнен, ә әбием 37 ел дәвамында физика, математика фәнен укыта һәм башлангыч сыйныфларда белем бирә.
Әти-әнисенең изге юлын аларның уллары – минем әтием Рафаил һәм киленнәре – минем әнием Роза дәвам итәләр. Әтием белән әнием гомер буе Олы Елга урта мәктәбендә эшләделәр. Әтиемнең 40 ел педагогик стажы, ә әниемнең 35 еллык эш тәҗрибәсе бар. Бүгенге көндә алар икесе дә лаеклы ялда. Шулай булса да бик актив тормыш алып бара әле алар. Нәселебезнең өченче буыны бу без – энем Илнур, тормыш иптәшем - Риф һәм мин - Лилия. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, без дә туган авылыбыз Олы Елгада армый-талмый укучыларга белем бирүдә һәм яшь буынны тәрбияләүдә хезмәт күрсәтәбез.
Минем әбием “Аягың тыпылдамаса, авызың шапылдамый“ - дип әйтергә ярата иде. Килешәсездер дип уйлыйм. Менә 20 елга якын инде энемнәр гаиләсе белән бергәләшеп бакча җиләге үстереп сатабыз. Безнең бакчаларыбызда бәрәңге түгел, ә җиләк үсә. Гаилә бюджетына өстәмә керем кертүдә умарталарыбыз да ярдәм итә. Өч гаиләгә бергә 14-15 кенә баш булсалар да, алар да күп тырышлык сорыйлар. Берничә көн элек кенә кызыбыз Резеда район күләмендә оештырылган фәнни-гамәли конференциядә “Бал һәм аның файдасы” – дигән проект эшен яклап җиңү яулады. Билгеле, болар барысы да җиңел генә бирелми. Буыннан-буынга күчеп, әби-бабай, әти-әнидән калган хезмәт төрләре булганга бик яратып башкарабыз без аларны. Бергәләшеп эшләгәндә генә уртак нәтиҗәгә һәм уңышка ирешергә була шул. 
Әлеге бәйгедә театрләштерелгән тамаша ярдәмендә боларның барысы турында сөйләргә  һәм күрсәтергә тырыштык. Моннан тыш гаиләнең милли ризыгы темасына табын ашлары, кайнатмалар күргәзмәсе дә әзерләгән идек. Гөбәдияне ясау, әзерләү  буенча мастер-класс та күрсәттек. Әлеге төр бәйгедә беренче катнашуыбыз. Әзерләнгән вакытта үзебезнең гаилә архивына күп материаллар тупланылды, шәҗәрә эшләнелде, альбом фотолар белән тулыландырылды. Гомер заяга узмаган, һәрнәрсәнең нәтиҗәсе бар дигән,  нәтиҗә ясадык үзебезгә. Укытучылар династиясе әле дәвам итәр, дип уйлыйм, - дип фикерләре белән бүлеште Лилия Хөснетдинова.
Гөлназ Зарипова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса