Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лилия Сафиуллина: «Кешеләр белән аралашу миңа көч өсти»

Басма матбугат чараларны әбүнәчеләр яшәтә. Газетага язылуда почтальоннар зур эш башкара. Газета үз вакытында укучыга барып җитәрме, юкмы, аларның үз эшләренә нинди караш белән яшәүләреннән тора.

Район почта элемтәсе участогының күп кенә почтальоннары озак еллар эшлиләр һәм район газетасы редакциясен укучылар белән бәйләүче  бер звено булып торалар.  Ә Лилия Сафиуллина бу өлкәгә күптән түгел генә кереп китте.
Аралашучан, якты йөзле булу – кешеләр белән эшләгәндә кирәкле сыйфатлар.  Бу яшь һәм энергияле кыз нәкъ шундый булып чыкты да. Безнең очрашу көнендә Рус Әшнәге почта элемтәсе бүлекчәсенә күп кеше килгән иде.  Чандыр гәүдәле,  күзләре янып торган җитез кыз  аларга хезмәт күрсәтеп, мәгълүматны компьютерга кертә, шул ук вакытта безнең кешеләр белән аралашуыбызны күзәтә, кирәкле газетаны тиз арада эзләп табып бирә.   Кемдер язылырга, кемдер коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, кемдер кирәкле товар сатып алырга килгән. Без алар белән сөйләшеп алдык, почтальоннан район газетасына язылуның ничек баруы белән кызыксындык.
- Безнең авылда, нигездә. «Сельские горизонты» газетасына язылалар. Район газетасы авыл халкын яңалыклар, район тормышы  белән таныштырган  бердәнбер матбугат чарасы.
- Ничек почтальон булып эшләргә уйладың? - дип сорыйм Лилиядән. 
 - Авыл төркеменә почтальон кирәклеге турында белдерү урнаштырдылар. Өйдә әти-әнием белән сөйләштем, син булдырырлык эш диделәр. 2023 елның августыннан бирле эшлим. Башта стажировка үттем, әлбәттә. Эшкә ашкынып киләм. Программалаштыру үсеше, кешеләр белән аралашу миңа көч өсти.  Хәзер авылда популяр кеше булып киттем дип әйтергә була, мине ерактан таныйлар һәм сәламлиләр, эш буенча төрле үтенечләр белән өйгә киләләр, телефон аша да мөрәҗәгать итәләр. Почта аралашу үзәгенә дә әверелде. Авыл кешеләрнең монда киләселәре  килгәнен күрәм. Почтада һәрвакыт кеше күп булуын белеп ялгыз кешеләр бирегә  аралашырга киләләр. Эшемне күңел биреп башкарам, - ди Лилия. 

 

Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор  Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса