Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленар Нәҗмиев : "Халыктан җыелган үзара салым акчасы да, кызганычка каршы, бөтен проблемаларны уңай хәл итәргә җитми."

Бүген кайсы тармакны гына алсаң да андагы проблемалар белән күзгә-күз очрашырга мөмкин.

Авыл җирлекләрендә дә хәлләр шулайрак тора.

Читтән карап торганда гына ул, авыл бәләкәй  булгач анда эшләве дә күпкә җиңелрәктер, дип уйларга гадәтләнгәнбез. Ә чынбарлыкта хәлләр башкачарак тора шул. Коллектив кечкенәме ул яисә олымы - проблемалары берүк дәрәҗәдә диярлек кала бирә.

Бүген без районыбызда башкалардан әллә ни аерылып тормаган Шумково авыл җирлегенә киңрәк тукталырга булдык. Хәзерге авыр, болгавыр чорда аларны ниләр борчый һәм, гомумән,  халык ничек яши биредә? Алда торган кыелыкларны, ашыгыч рәвештә хәл итәсе проблемаларны  алар ничек итеп чишәргә уйлыйлар? Авыл җирлеге башлыгы Ленар Нәҗмиевтән алда торган бурычлары, уй-планнары хакында фикерләштек.

 -Безнең җирлеккә 4 авыл керә. Барысы 500 гә якын кеше яши. Халык бик әйбәт биредә, - дип башлады ул сүзен. Яшь җитәкче үзенең хезмәт көнен биредә яшәүчеләр белән танышудан башлап җибәргән. Моңарчы Казан шәһәрендә яшәп, анда бер фирмада хезмәт куйганлыктан кеше белән аралаша, һәркем белән җиңел уртак тел таба белә ул. Монда да авыл кешеләре белән очрашып, халыкның тормыш-көнкүреш хәлләре, яшәешләре белән танышып чыккач үз алдына ашыгыч рәвештә хәл итәсе мәсьәләләрне  билгели, планнар кора.

Инде проблемаларга килгәндә, биредә дә халыкны су белән өзлексез тәэмин итү кебек мәсьәләләр нык борчый аны. Авылда су кудыру һәм үткәрү  җайланмалары 60 нчы елларда ук төзелгәнлектән алар бик еш сафтан чыгалар. Ә төзәтү өчен кайларга гына барырга һәм кемнәр белән генә очрашырга туры килми. Берүк вакытта авыл җирлегендә чисталыкны тәэмин итү, көнкүреш калдыкларын үзвакытында түгү, урамнарны тәртиптә тоту, багана башларындагы лампаларның төзек булуларын һәрвакыт игътибар үзәгендә тотарга туры килә.  Кыш айларында урамнарны, авыл араларын даими рәвештә кардан чистартуны да үз агымына куярга ярамый. Моның өчен беренче чиратта трактор табарга кирәк.  Авылда алар юк түгел билгеле. Әмма барысы да тракторчыга һәм акча җитмәүгә килеп терәлә. Әле бит син килдең дә, мәсьәлә шул көнне үк уңай хәл ителде дигән сүз түгел. Халыктан җыелган үзара салым акчасы да, кызганычка каршы, бөтен проблемаларны уңай хәл итәргә җитми. Аннары, биредә дә әнә шул үзара салымны  (гаиләдә һәркемгә ул  400 сум тәшкил итә) түләргә бик атлыгып тормыйлар. Киләсе елдан мондый түләмәүчеләргә карата катгыйрак чаралар күрергә планлаштыралар. Чөнки авылда яшәүче  барлык гражданнар бертигез хокукка ия. Шулай булгач тигезлек, гаделлек булырга тиеш бит инде. 

Проблемалар дигәннән алар һәр көнне өстәлеп кенә торалар. Яшь җитәкче  белән булган фикер алышудан шунысы аеруча күңелгә хуш килде, ул күңел төшенкелегенә бирешә торганнардан түгел. Һәрвакыт оптимистик рухта яши. Болары  барып чыкмый,  халык йөген берүзем тарта алмыйм, барысына да ничек  өлгерергә, акчасыз бернәрсәне дә хәл итеп булмый  дип, кул селти торганнардан түгел. Һәр көнне аларны чишү, хәл итү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә омтыла ул. Шул нияттән авыл җирлегендә эшләүче 7 депутат белән очрашып бергәләшеп  фикерләшәләр, киңәшләшәләр, карарлар кабул итәләр. Ә арада шактый актив эшләүчеләр булуы күңелне күтәреп җибәрә. Шумковадан Нина Абрашенкова, Назиф Хисамиев, Олы Укмастан Римма Касыймова гомуми эш өчен борчылып йөри торганнардан. Ә халык, киңәшле эш таркалмый, дип белеп әйтә.  Алар тарафыннан инде кайберләрен чишү әмәле дә табылган. Авылда бүген су башнясын һәм су үткәргечләрне төзекләндерү эшләре көйле бара. Салкын кышлар башланганчы аларны кулдан килгәнчә яңартып чыгарга исәпләре.

Алда әйткәнебезчә бәләкәй генә, күзгә нык ташланып тормаган Шумково  авыл җирлегендә дә мәсьәләләрнең һәркайсы игътибар таләп итә. Әмма биредә мәдәният, медицина, сәүдә хезмәтләре күрсәтү пунктларының көйле эшләве куанычлы. Һәм монда авыл җирлеге башлыгының тынгысыз хезмәт нәтиҗәләре юк түгел.

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса