Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленар башка хатын белән йөри икән....

Әй, хәлләр әйбәт түгел әле. Минем Ленар башка хатын белән йөри икән. Инде ун елдан артык... 

 Күптән күрешмәгән дус кызымның хәлен белергә дип кенә шалтыраткан идем. Ә ул исәнләшүгә әнә нинди хәбәр әйтеп шаккатырды. Күңеле ташыган чакка туры килдем бугай – сөйли дә сөйли, ә мин, сүз дә әйтергә җөрьәт итмичә аны тыңлыйм. 

– Хәтерлисеңме, улыбыз Илгиз тугач нык кына авырдым. Кулда кечкенә бала, өстәвенә үзем дә хәлсез – ир кайгысы калмаган иде шул миндә. Менә шул вакыт сөекле ирем сулга борган да инде... Миннән 2 яшькә генә яшьрәк ялгыз хатын янына йөри башлаган. Илдә булмаган хәл түгел бит, мондый хәлләр турында гел ишетеп торабыз. Тик үзеңә килеп кагылгач бөтенләй башка икән. Үзем хыянәт ачысын кайчан да булса кичерермен дип, никтер күз алдыма да китермәдем шул. Кем уйлаган?! Белгәч, шаша яздым. Бу хәлләрнең инде ун елдан артык сузылуын аңлагач, чәчләремне йолкып елардай булдым. Бернәрсә сизмәдем, шикләнмәдем бит! Иремнең кайда эшләгәнен беләсең, эш көне фәлән сәгатьтә башланып, фәлән сәгатьтә тәмамлана торган түгел: шуңадыр соңлап кайтуларына әлләни исем китми иде. Әле беләсеңме, иртәләрен бала аны уятмасын дип, улымны кочаклап икенче бүлмәгә чыгып утыра идем – әтисе йокласын, янәсе. Белгән булсам икән шул вакытта аның нәрсәдән арып йоклаганын...

Дустымның ярсып-ярсып сөйләвен тыңлап, алда буласы хәлләрне фаразлыйм. «Мөгаен, аерылышырлар... Болай булса, гаиләләре җимерелә инде. Карап торышка әйбәт кенә гаилә бит инде», – дип уйлыйм.

Юк, алар булмады – хәлләр бөтенләй көтелмәгән борылыш алды. Һәм шушы мизгелдән мин дустымның ни дәрәҗәдә акыллы икәненә гаҗәпләнеп аны тыңлый башладым.
– Аерылу турында уйладым инде, уйламаган кая... Аннары туктадым. «Ашыкма әле», – дим үз-үземә. Улым әтисеннән башка нишләр? Һәм, гомумән, нигә соң әле без аерылырга тиеш? Көндәшем аерылсын! Никахлы хатын мин бит. Ир минеке!

Шулай дип уйладым-уйладым да, көндәшемнең өенә киттем. Әйе, дөрес ишеттең, өенә бардым! Менә хәзер соңыннан сөйләү генә җиңел кебек, ә беләсеңме ничек авыр булды аның ишеген барып шакуы?! Кергәч, еламасам ярар иде, ул хатын белән сугышмасам ярар иде дип шундый курыктым... 

Ишек кыңгыравына ничек басканымны да хәтерләмим. Ачты ишекне. Күреп беләм мин аны, безнең мәктәптә, миннән ике сыйныф түбән укыды ул. Менә каршымда басып тора – матур гына үзе, кечкенә буйлы. Мине күргәч аптырамады да шикелле. Кертте. Ник килгәнне аңлады, әлбәттә, шуңа сүзне кыска тоттым: «Безнең бергә тора башлаганыбызга 12 ел. Мин 25 яшьтә кияүгә чыктым, әни булдым. Иремне башкалардан аерып алмадым. Ә син шушы матурлыгың, уңганлыгың белән, кеше иренә калганмы? Ул бит синең янга гаиләсеннән бушаган вакытта гына килә, ә син шуңа риза булып торасың. Кеше иренә гомереңне, чибәрлегеңне, вакытыңны әрәм итәсең. Ленар безне ташламаячак, үзе әйтте. «Мин бит күңел ачарга гына йөрим аның янына», – диде. Ә син шуңа риза, әйеме? Ә ул сине уенчык урынына гына күрә. Кермә безнең арага, рәнҗеш алма, зинһар», – дидем дә, чыгып киттем. 

Күрсәң ничек авыр булганын, томан эчендәге кебек кайттым... Бусаганы атлап керүгә, Ленарга: «Сәрияң янына бардым», – дим. Беләсеңме, ул аны шундый тыныч кабул итте. Кайчан да булса бу хәлләрнең бер тишелеп агасын сизеп йөргәндер инде...

Ә икенче көнне Ленар балтасы суга төшкәндәй кайтып керде. «Булдыргансың, Сәрия араны өзде», – дип бер җөмлә генә әйтте дә, ашамыйча да кереп урынга ауды. Алай икән, дим эчемнән.

Беләсеңме, якын кешеңнең хыянәте турында ишетү, тормышта кинодагыдан бик нык аерыла икән. Без Ленар белән бу хакта хәтта тавыш күтәреп тә сөйләшмәдек. Ул әйтә, мин әйтәм: тып-тыныч тонда. Савыт-саба да шалтырамады. Ишекне каты итеп ябып чыгып китүче дә булмады. Мин хәтта үземә-үзем шаккаттым. Әле дә аңлый алмыйм – безнең арадагы мөнәсәбәтләрнең ныклыгы сәбәпме моңа, әллә бу шыр битарафлыкмы? Үзем яратам да кебек Ленарны. Башкага бирәсе килми бит! Ул да мине ташламыйм ди. Димәк, мөнәсәбәтләр нык безнең. Гаилә икебезгә дә кадерле, димәк. Шулай дип алдаган булам инде үземне, белмим... Өметне бөтенләй өзәсе килми бит. Ә бәлки чыны шулдыр. Ни генә дисәм дә, җан тынычлыгым качты, бик авыр... Карале, берәр дога белмисеңме син күңелне тынычландыра торган?

Бу сөйләшүдән соң өч атна да үтмәде, дустым кабат шалтырата. «Мин хәзер сиңа Санта-Барбара сөйлим! – ди. – Сәрия кияүгә чыкты бит! Әлмәткә! Аны күптән инде бер ир-ат ошатып йөргән икән, тик Сәрия яратып бетермәгәндер инде, өнәмәгәндер. Менә шуңа ризалык биргән бит! Иярде дә китеп барды Әлмәткә.
– Кайдан ишеттең? Әллә соң сиңа үзе әйттеме? – дим аптырап.
– Әйе, үзе әйтте! Мин дә синең кебек шаккаттым. Шалтыратып әйтте. «Киттем, шатлан!» – диде. Әле шул вакытта бар ачуымны җыеп: «Мин күргәннәрне син дә күрсәң иде!» – дип тели яздым. Чак тыелдым! «Китүең әйбәт. Бәхетле бул!» – дип кенә әйттем. Аңа рәнҗүдән миңа ни файда инде?

Ленар өйдә хәзер. Югалып йөрми. Кәефе әйбәт кебек. Бер йөргән кеше үлгәнче йөри диләр инде анысы. Минеке нишләрдер... Хыянәт ачысын дошманыма да теләмим, Алсу, әй кыен икән...

Ахыры матур төгәлләнгән менә шундый бер вакыйга сезгә. Бу хәлләрне языйм әле дип сорагач, дустым каршы килмәде. Исемнәр, әлбәттә, үзгәртелде. Кемнәргәдер гыйбрәт, сабак булсын әле. 

 

http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=3255

Автор Алсу Исмәгыйлева

фотоamendo.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса