Ландыш Нигъмәтҗанова дүртенче баласын көтә
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың куйган фотосы күпләрдә кызыксыну уятты.
“Түгәрәкләнеп киткән. Әллә бәби көтәләр инде?” — дип язучылар җитәрлек булды. Ландыш белән Фәритнең өч баласы үсә: Әнвәр, Ләйлә һәм Гомәр. "Әлеге фото шулхәтле кызыксыну уятыр дип уйламадым.
Эчемнең беркайчан алай чыкканы юк иде. Шуңа игътибар иткәннәрдер, — диде Ландыш җавап итеп. — Әмма... ...дөрес сизгәннәр. Әйе, бәби көтәбез.
Ходай бүләге! Балалар бу хакта белә, әле бик аңлап бетермиләрдер. Тик сөенәләр".
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29321
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа