Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көзге кыр эшләрен “Логос” җәмгыятендә зур оешканлык белән алып баралар

Районда 49,8 мең гектар мәйданны биләгән бөртекле, бөртекле-кузаклы (шул исәптән бөртеккә кукуруз) культураларның 48,7 мең гектары җыеп алынды. Барлыгы 158,4 мең тонна ашлык суктырылды. Уртача уңыш гектарга 32,5 центнерны тәшкил итте.

Алтын көз бүләк иткән матур көннәр авыл хезмәтчәннәренә рапс, көнбагыш, кукуруз кебек соңгы культураларны урып- җыю өчен яхшы мөмкинлекләр бирде. Ел саен диярлек көнбагышны яңгыр астында, пычракта уралар иде бит. Бу культураның карга калган еллары да аз булмады. Ә бу зур югалтуларга китерә. Ахыры чиктә табышка да кырын суга. Шуңа да чын хуҗалар, тырыш игенчеләр  бу аяз көннәрнең һәр сәгатен җитештерүчән файдаландылар инде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда 3000 гектардан артык мәйданны биләгән рапсны  урып-җыю тулысынча төгәлләнгән. Барлыгы 4000 тоннага якын рапс җыеп алынган, уңыш гектарга 12 центнерны тәшкил иткән.

4200 гектардан артык мәйданда игелгән көнбагышның 4000 гектарга  якыны җыелган. Ындырларга 5900 тоннага якын техник культура кайткан.

 1600 гектарга якын бөртеккә игелгән кукурузның да 500 гектардан артыгы җыеп алынган.

Көзге кыр эшләрен “Логос” җәмгыятендә зур оешканлык белән алып баралар. Биредә көнбагыш урып- җыю соңгы гектарларда бара, кукурузның да 400 гектардан артыгын җыеп алганнар инде. Уракның уңышлы барышы күп очракта автотранспортчыларның тырышлыгына бәйле. Ә бу хуҗалыкта үз эшләрен яратып башкара торган шоферлар байтак.  Хәбир  Сабиров әнә шундый фидакарьләрнең берсе. Һәр уракта өлгерлек күрсәтә ул. Хәбир басуда булганда тоткарлыкларга юл куелмый инде.

Илгиз  Җамалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X