Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көзен агачларны кайчан утыртырга ярый?

Уңган бакчачылар көздән крыжовник, кара һәм кызыл карлыган, алмагач, слива, груша утыртып калдыра. Аларның нинди сортларына тукталырга соң?

Кибеткә барыр алдыннан бакча күршеләрегез белән күрешү җаен карагыз. Тиз үрчи торган кура җиләге, карлыган, балан һәм башка җимеш культураларының ботагын алардан гына да сорый аласыз. Шунда ук кайсы сортның яхшы бирүен, кайсысыннан канәгать булмаулары турында да сорашыгыз. Кибеттә исә сортлар бик күп төрле. Кайсысына тукталырга? Иң беренче эш итеп «суыкка чыдам», «корткычларга һәм авыруларга чыдам», «биек булып үсми», «эре җимешле» дигән язуларны эзләгез. Болар сезгә өстәмә мәгълүмат булып тора. Төрле сорт алганда, аларның төрлечә өлгерешлесен сайлагыз. Болай иткәндә, җәй буена уңыш аласыз дигән сүз. Сатучыдан сез алырга теләгән сортларның районлашкан булу-булмавы белән дә кызыксыныгыз.

Тагын бер киңәш: куакларны утыртканда, туфрак артык суынган булырга тиеш түгел. Урамда якынча 5-7 градус җылы булу шарт.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kzen-agachlarnyi-kaysyi-vakyitka-kadr-utyirtyirga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X