Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кыяр, кишер, җиләк уңсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Кыяр, кишер, җиләкләр әйбәт булсын, җимешләре тәмле һәм эре булсын өчен нәрсә эшләргә?

 Укучыбыздан кайбер киңәшләр. Үзегезгә саклап куегыз.

Кыярларга чир төшмәсен һәм уңышы күп булсын өчен 1 литр эремчек суына 30 тамчы йод, 150 грамм шикәр комы кушып, яхшылап болгатыгыз. Шуңа 10 литр су өстәп, ике атнага бер тапкыр кыярларга сибәсе.

Кишерләрне беренче тапкыр сирәкләгәч, 10 литр суга 3 грамм марганцовка һәм 2-3 грамм бор кислотасы кушып сибәргә кирәк. Аны сибәр алдыннан башта чиста су сибегез. Кишер чебеннәре ияләшә башласа, 10 литр суга 1 аш кашыгы төелгән кызыл борыч кушып сибәргә кирәк. 

 

Роза куакларының яфраклары күгәрек төсенә керә башласа, 5 литр суга 1 аш кашыгы сода, 1 чәй кашыгы савыт-саба юа торган сыекча, 1 аш кашыгы көнбагыш мае һәм бер таблетка аспирин кушып болгатыгыз да, сибегез. Бу катнашманы ончыл чык авыруы булганда да кулланырга мөмкин. 

Җиләкләр эре булсын өчен: 1 стакан көлне 1-2 литр кайнар суга салып куясы. Суынгач, 10 литрлы чиләккә сөзәсе дә, шуңа 2 гр марганцовка, 2 гр бор кислотасы (порошогын), 1 аш кашыгы йод кушып, чиләк тулганчы су өстәргә. Җиләкләр чәчәк атар алдыннан катнашманы лейкага салып сибәсе. Ул җиләкләрне микроэлементлар белән тукландыра. 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kyyar-kisher-ilk-usyn-chen-nrs-eshlrg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X