Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кыш нинди булыр?

Берәүләр аномаль салкыннар көтелә дип фаразласа, икенчеләре, киресенчә, җылы, йомшак кыш киләчәк дип ышандыра.

Төрле еллардагы күзәтүләргә, халык сынамышларына да мөррәҗәгать итеп карыйлар. КФУның метеорология, климатология һәм экологик атмосфера кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев фәнни нигезләп алдагы кышның нинди буласын әйтте. Ноябрь башында карлар яву күзәтеләчәк, ә ай ахырына инде чын-чынлап кыш карлары явачак.

Табигать кышка әзерләнә башлады: беренче карлар инде Казанда, Иннополиста, Чаллыда күренгән. Калын кар катламы 18-21 декабрьләргә туры килә. Һава температурасы ноябрь, декабрь, гыйнвар айларында нормада булачак. Профессор шулай ук февраль, март айларында һава температурасының нормадан югары буласын хәбәр итте. 

Тулырак: http://nashcheremshan.ru/news/belep-toryigyiz/kysh-nindi-bulyr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса