«Кунак килде» торты
Бу торт бик җайлы пешерелә. Кунак килеп керсә, аны тиз арада өлгертергә мөмкин.
Камыр өчен 4 йомырка, 200 грамм шикәр комы, сода йә он көпшәкләгеч (разрыхлитель) һәм 200 грамм он кирәк. Шикәр комы белән йомырканы кушып, 5-7 минут миксер белән күпертәсең. Бу катнашмага он кушып тагын болгатасың. Каймак сыман куелыктагы камырны табага агызып духовага куясың. Мөһим шартларның берсе – 30-40 минут дәвамында духовканы ачып карамаска кирәк. Ачсаң, кабарып менгән камыр «төшеп» утырачак. Анныр пешкән коржны урталай бүлеп өстенә, уртасына крем сылыйсың. Иң җайлы крем – каймакка кушылган куертылган сөт. Тортның өстен шоколад кисәкләре, йә җиләк-җимеш белән бизәргә була.
фото Шәһри Казан газетасы сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа