Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Кулон-Агро” терлекчелек комплексында эшләр гөрләп бара

“Кулон-Агро” терлекчелек комплексында эшләрнең нәтиҗәлелеге җитештергән продукциянең сыйфатында чагыла.

  Моны хезмәткәрләр дә яхшы аңлыйлар һәм барысы да диярлек шуңа омтылалар. Чөнки терлекчеләрнең хезмәт хаклары да беренче чиратта шуңа бәйле. Сыйфат диюгә иң элек чисталык күз алдына килеп баса. Ә анысына комплекста тел-теш тидерерлек түгел. Һәрбер бүлектә йөздән артык терлек асралса да, бернинди чит-ят ис сизелми.  Һава алыштыру, җылылык  җайланмалары һәр җирдә көйле эшли. Хезмәткәрләрнең барысы да бер төсле эш киемендә йөриләр.

Савылган сөт һәр бинадан махсус үткәргечләр  аша килеп олы сөт бакларына тутырыла һәм суытыла. Якты, иркен, чиста лаборатория залында ике хезмәткәр сыйфатны бик җентекләп ”энә күзеннән” үткәрәләр. Алар үз эшләренең чын осталары, дип таныштырдылар безне. Чыннан да лаборатория мөдире Ильмира Һадиуллина белән Гөлфия Гобәйдуллина инде күптәннән комплекста  хезмәт куялар. Алар һәр көнне сөт блокларыннан килгән продукциянең күләмен исәпкә алалар. Аннары бик җентекләп аның тыгызлыгын, майлылыгын, анда булган аксым күләмен һәм башка якларын җентекләп тикшерәләр. Бүгенгесе  көнне бу хезмәткәрләр кулыннан тәүлегенә 13,5 тонна сөт тикшерелеп заводка озатыла.

 

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса