Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кукмара кызы Казан хастаханәсендә математикадан БДИ биргән

11 сыйныф укучысы Зөлфия Гыйләҗева Регионара клиник-диагностика үзәгенең кардиология бүлеге палатасында дәвалана.

Кичә Казанда Регионара клиник-диагностика үзәгенең кардиология бүлеге палатасында Кукмара районы авыл мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Зөлфия Гыйләҗева бердәм дәүләт имтиханын тапшырган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хастаханәдә математика буенча Бердәм дәүләт имтиханы уздыру пункты ачылган. Дәвалаучы табиб укучыга имтихан тапшыру өчен рөхсәт биргән.

"Кызда көчле тын кысылу һәм көчсезлек рәвешендә тышкы яктан күренүче авыр авыру. Сәламәтлек халәте буенча Зөлфиягә имтихан тапшыруга сәгать ярымга күбрәк вакыт бирелгән, ягъни 4,5 сәгать, әмма ул нибары бер сәгать эчендә математик биремнәрне үтәде", диелгән әлеге хәбәрдә.

 

Чәршәмбе көнне, 26 июньдә Зөлфия Гыйләҗева рус теле буенча БДИ тапшырачак.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X