Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күгәрчен урта мәктәбендә “Талантлы син, Балык Бистәм!” дип исемләгән әдәби очрашу узды

Күгәрчен урта мәктәбендә “Талантлы син, Балык Бистәм!” дип исемләгән әдәби очрашу узды. Очрашуга Балык Бистәсе җирлегендә туып үскән бөек, талантлы шәхесләр чакырылган иде.

Чарада Язучылар берлеге әгъзалары, Халык язучысы Тәлгат Галиуллин, шагыйрә, тәнкыйтьче, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Фәүзия Солтан (Галиуллина), шагыйрә, журналист, популяр җырлар авторы Рәсимә Гарифуллина, шагыйрь, күп санлы җырлар авторы Вазыйх Фатыйхов, тарихчы Нурулла Гариф, Корноухово авылы мәдәният йорты җитәкчесе, журналист Гүзәл Хәбибуллина, шулай ук районда туып үскән күп санлы шәхесләребез  катнашты. Күгәрчен урта мәктәбе укучылары  күренекле шәхесләрнең иҗатлары белән якыннан таныштырдылар, ә кунакларыбыз шигъри күчтәнәчләрен, җырлы бүләкләрен, акыллы киңәшләрен, матур сүзләрен безнең тарафларга җиткерделәр, кызыксындырган бик күп сорауларга җаваплар бирделәр. 

Чарада Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, Балык Бистәсе район мәдәният  бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина да катнашты. Очрашу кичәсендә Балык Бистәсе гимны да яңгырады. Соңыннан бергәләп Г.Тукай шигыренә язылган "Туган тел" җырын башкардык.  Очрашу турында тулы язманы "Авыл офыклары" газеты битләреннән укый алырсыз.

 

Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса