Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күгәрчен мәктәбе базасында «Имин тәгәрмәч» район конкурсы узды

Балык Бистәсе муниципаль районы Күгәрчен мәктәбе базасында «Имин тәгәрмәч» («Безопасное колесо») район конкурсы узды.

 Анда 4 укучыдан торган  10 яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары катнашты.
Алар практик һәм теоретик биремнәрне үз эченә алган станцияләр буенча биш сынауда ярыштылар. Балалар иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, ОБЖ буенча язмача тестлар үттеләр, велосипедта киртәләр полосасы аша чыктылар, медицина ярдәме күрсәттеләр.
Конкурсы нәтиҗәләре буенча жюри команда зачетында җиңүчеләрне билгеләде.
Команда зачетында җиңүчеләр:
Юлсубино урта гомуми белем бирү мәктәбе - беренче урын (җитәкчесе В. Шәрипов), Күгәрчен мәктәбе-икенче урын (җитәкчесе Г. Миңнеханова),өченче урын-Шомбыт мәктәбе (Л.Мифтахиева).
Барлык станцияләр нәтиҗәләре буенча шәхси зачетта Әмир Гыйлемҗанов, Дилә Фәрзетдинова, Рамазан Вафин (барысы да Юлсубино мәктәбеннән), Әминә Сәмигуллина (Күгәрчен мәктәбе), Адель Миндубаев (Олы Елга мәктәбе), Айлина Нуретдинова (Ямаш мәктәбе), Илназ Шәйдуллин (Югары Тимерлек мәктәбе), Әдилә Җәләлова (Күгәрчен мәктәбе), Артем Пчеляков (Шомбыт мәктәбе), Зәринә Мингалимова (Юлсубино мәктәбе), Рәсим Имамиев, Зәринә Сәхабетдинова (Олы Мәшләк мәктәбе), Илшат Рәхимов (Яңа Арыш мәктәбе), Алия Ситдыйкова (Ямаш мәктәбе), Фәйиад Агләмов (Күгәрчен мәктәбе), Азалия Шәкүрова (Урахчы мәктәбе), Кирилл Канифатов (Корноухово мәктәбе), Иркә Галиева, Кәрим Гайнуллин (Югары Тегермәнлек мәктәбе), Гөлшат Хәмидуллина (Олы Елга мәктәбе) җиңүчеләр булды .
«Бергәләп – юл хәрәкәте иминлеге өчен» («Вместе-за безопасность дорожного движения») иҗади конкурсындаЮлсубино мәктәбе командалары (1 урын), Урахча мәктәбе 2 урын, Олы Елга мәктәбе 3 нче урын яуладылар.  
«Тормыш иминлеге нигезләре» станциясендә Шомбыт мәктәбе командасы җиңү яулады. Икенче урындаЮлсубино, 3 нче урында  Урахча мәктәбе.

 

Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Елена Блинова,
Балалар иҗат үзәге  методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса