Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күгәрчен авылы мәдәният йорты театр коллективы «Без унике кыз идек» драмасын сәхнәләштерде

Театр – милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе ул. Бик күп еллар дәвамында татар милләтенең рухын, милли үзенчәлеген, телен, әхлагын саклап һәм үстереп, безне бербөтен халык итеп тотучы татар театры һичшиксез, олы ихтирамга, чиксез мәхәббәткә лаек.

20 марттан Равил Шәрәфиев исемендәге үзешчән театр коллективларының V районкүләм театр фестивале башланды.

Аннан Күгәрчен авылы мәдәният йорты театр коллективы да читтә калмады. Аяз Гыйләҗевның «Без унике кыз идек» драмасын сәхнәләштереп, без шушы көннәрдә Күгәрчен мәдәният йортында залы тулы тамашачыга тәкъдим иттек. Халык тын да алмыйча, безнең белән бер сулышта булып ял итте. Үзешчән артистларыбыз образга кереп рольләрен матур башкардылар. Ул спектакльне карап, аңа бәя бирергә килгән район мәдәният йорты командасының да күңелләренә хуш килде. Театр коллективы якын-тирә авылларның мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган иде. Зур рәхмәтебезне Тәберде Чаллысы авылы мәдәният йорты мөдире Юлия Вәлиевага, сәнгать җитәкчесе Алия Шәрәфиевага, Түбән Тегермәнлек авылы мәдәният йорты мөдире Рәшидә Мөбәрәкшинага әйтәсе килә. Алга таба да бердәм булып бу иҗат җимешебезне район халкына күрсәтергә язсын дигән теләктә калабыз. 

 

Лилия Кәримуллина,
Күгәрчен авылы китапханәсе мөдире.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса