Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Көтеп алам, яратып укыйм",-ди район газетасын алдыручы

Район газетасы белән мәктәп елларыннан ук дуслашып киттем. Ул вакытларда укучылар язмаларын аеруча яратып укый идем. 

Мин үзем Иванай авылында туып үстем. Ул елларда бик күп сыйныфташларым кебек мин дә мәктәпне тәмамлагач терлекчелеккә эшкә килдем. Башта бозаулар карадым, аннары сыер саву эшенә күчерделәр.  Фермада эшләгәндә Каз. Чаллы авылы егете Иван Васильевка кияүгә чыктым. Без икебез дә гомер буена терлекчелектә хезмәт куйдык. Производстводан аерылмыйча гына Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укыганда да газетада басылган мәкаләләр аша кайсы хуҗалыкның ничек эшләве белән бик нык кызыксынып яшәдем. Бигрәк тә алдынгы тәҗрибәләрне кулланып эшләүчеләр турында язмалар күңелгә ошый  иде. Аннан соң Каз. Чаллы авылы терлекчелек комплексында зоотехник һәм соңрак комплекс начальнигы вазыйфаларын башкарганда да эш көнемне газета белән танышудан башлау матур гадәткә әйләнде. Әлбәттә инде, ул елларда без социалистик ярышта кемнәр лидерлык итә икән, дип кызыксына идек. Күрше хуҗалыкларда кемнең ничек эшләүләре турындагы хәбәрләрне яратып укып бардык. Күршеләрдә булган кимчелекләрне үзебездә булдырмаска тырыштык. Көнүзәк темада иң элек авыл хуҗалыгы тармакларын киң яктыртып барганыгыз өчен гомерем буена район газетасы хезмәткәрләренә рәхмәтле булдым. 
Инде дистә елдан артык лаеклы ялда булсам да газетадан аерыла алмыйм әле.  Мине бүген барыннан да бигрәк район яңалыклары нык кызыксындыра. Әлбәттә инде, 41 ел терлекчелектә эшләгәнлектән, үзем төсле хезмәт кешеләренең сикелтәле гомер юлы үтүләре, күбрәк хөрмәткә ия ветераннар хакындагы язмаларны яратып укыйм. Авыл хуҗалыгы темасы аеруча якын миңа. Бүгенгесе көнне фермерларыбызның ничек эшләүләре һәм яшәүләре турында да кызыксынып  укыйм. Иң мөһиме, газетада барлык катлам укучылар өчен дә мавыктыргыч, күңелле язмаларга күп урын бирелә. Шуңа бервакытта да нинди газетага язылырга икән дип аптырап утырганым булмады. Шушы район җирендә яшәгәч халкыбызның тормыш-көнкүреше күңелемә якын.  Аннары район газетасыннан һәм аның белән бергә килгән кушымтадан республикабыздагы олы вакыйгаларны күреп танышырга мөмкин, билгеле инде, безнең кебек өлкәннәр өчен телевидение программасы килүе дә уңайлы.
 Менә быел “Авыл офыклары”н өемә алдырып укуыма 65 ел тулды.  Яңа елның беренче газетасын  көтеп, сөенеп кулыма алдым. Иң элек өстән генә күз йөртеп чыккач аннан иркенләп, тын да алмыйча яратып укыдым. Барысы да  кызыклы, мавыктыргыч... Яңалык-хәбәрләр белән танышу да бик кирәк. Балык Бистәсенә керү юлында узган ел светофор куелуы да бик яхшы булган. Юлларда куркынычлы фаҗигаләр киләчәктә бөтенләй булмасын иде, дигән теләктә калам. Бу ел дәвамында газета битләреннән бары тик күңелле, сөенечле хәбәрләр генә укып яшәргә насыйп булса иде.
       
 Евдокия Васильева.
  Каз. Чаллы авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса