Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күршеңдә кемнәр яши?

 Зур калада күршесендә кем яшәгәнен белмиләр, ә район үзәгендә барысы да уч төбендә. Әмма халыкның битараф булуына шаккатам мин.

  Өч бүлмәле фатирда 30-37 яшьтәге бертуган егетләр яши. Күршеләре анда кем яшәвен белмәгәнме? Бу егетләр фатирда чүплек оясы ясаганнар. “Балык Бистәсе идарәче компаниясе” ярдәме белән эшчеләр табып тугыз сәгать дәвамында аннан 3 “КамАЗ” машинасы чүп чыгардык. Фатирда идән, унитаз юк, ут чыбыклары, ут кабызгычлар куркыныч хәлдә. Бу фатирда фаҗига туса, күршедә яшәүчеләр кая барырбыз, дип уйладылар икән? Бер-беребезгә игътибарлы булыйк әле. Югыйсә, күрше фатирларда йөри алмый торган әби-бабайлар яши. Аларның хәлен белеп ипи алып кайтсак, даруханәгә барып дару алып килсәк, алар күпме рәхмәт укыр иде. Бер изгелек күпме бәладан коткара бит.

    Берничә ел элек вакытлыча бер фатирда яңа гына бәби алып кайткан хатын тора башлады. Ике-өч көн көне-төне елый бу бала, юатучы юк. Барлык службаны аякка бастырып таптылар ул ананы. Баласын калдырып дуслары белән кәеф корып йөргән икән. Күршеләренең битараф булмавы аркасында бала исән калды.

   Битараф булмыйк әле, җәмәгать, күршебездә кемнәр яшәгәнен белү беребезгә дә комачау итмәс иде.

 Райлә Дудко, иҗтимагый территориаль үзидарә (ТОС) җитәкчесе.                   

фотоblog.i.ua                       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса