Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кояшта тәнегез матур һәм тигез каралсын өчен кишер ашагыз!?

Иртәнге сәгатьләрдә кызынып калырга тырышыгыз. Яки булмаса сәгать дүрттән соң. Сәгать 11-16 арасында кояш нурлары аеруча актив була, тәнегезне пешерергә мөмкинсез.

Беренче тапкыр кызынганда, кояш астында биш минуттан артык булмагыз.
Кояшка чыгар алдыннан минераль майлар нигезендә эшләнгән крем сөртмәгез. Эфир майлары һәм ислемай да кулланмагыз. 
Тәнегезгә кояштан саклый торган крем сөртегез.
Башыгызга эшләпә яки панама киегез, күзлек тә алырга онытмагыз. 

Пляжда лимонлы су эчү дөрес.
Суга якынрак булган саен, тизрәк караласың. Судан чыгып, сөртенмәгән очракта да кош нурлары тизрәк “ашый”.
Кояш астында исерткеч эчемлекләр эчәргә ярамый. 
Ач карынга кызынырга ярамый.
Тәнегез матур һәм тигез каралсын өчен, кишер, карбыз, помидор, персик, абрикос ашагыз. Аларда бета-каротин күп, ә ул, үз чиратында, меланин барлыкка килү процессын активлаштыра. Тәнегез картаймасын һәм кояшның зарарлы нурларыннан саклану өчен, рационыгызга чикләвек, кукуруз яки зәйтүн маен кертегез. Әлеге продуктлар E витаминына һәм селенга бай. Шпинат, кәбестә, суган тән тиресен ирекле радикаллардан саклый.

фото: kubshm.ru
 

ТЕГИ: сәламәтлек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса