Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кояшлы табибәләр - Балык Бистәсе үзәк хастаханә балалар табибларын шулай дип атыйлар

Районыбызда  яшәүче өлкән яшьтәге танышым миңа бер вакыйга турында сөйләгән иде. Аның баласы өстенә бишек өслеге төшеп газиз сабые комага китә. Ана кеше каушавыннан ни эшләргә белмичә баласының җансыз гәүдәсен  кулына алып елый-елый район хастәханәсенә йөгерә. Табиблар берничә сәгать, берничә көн дәвамында аның гомере өчен көрәшәләр, баланы аңына китереп, аңа икенче тапкыр тормыш бүләк итәләр. Ул сабый бүгенгесе көндә инде үзе әти кеше. Үзенә ярдәм иткән табибларга һәрдаим олуг рәхмәтендә яши.

Менә шулар хакында уйлый-уйлый  балалар консультациясенә  килеп кердем. Мине районыбызның баш педиатры  Рүфинә Сиджат кызы Хидоятова каршы алды.Сөйләшевбезне коллектив хакында кызыксынудан башлап җибәрдем.
- Коллективта 6 балалар табибе, 6 шәфкать туташы һәм бер кече медперсонал хезмәт куя. Бик дус һәм тату яшибез, хезмәт куябыз. Балаларны дәвалау авыр булса да, хезмәтеңне яратсаң, эшнең кыенлыгы читтә кала сыман. Безнең эштә иң мөһиме дөрес диагноз кую.Күп очракта бала кай җире авыртканын әйтә дә, күрсәтә дә алмый бит. Тапшырган анализларның нәтиҗәләре буенча дәвалау курслары алып барабыз, алга китеш булмаса, яңа төр тикшерүләр үткәрәбез,бергәләп киңәшәбез, кыскасы сабыйны аякка бастырганчы кулыбыздан килгәнен барсын да эшлибез - диде Рүфинә ханым.
Әйе килешми мөмкин түгел, балалар кайсы төшләрен авыртканын төгәл генә әйтә алмый.Шуңа күрә дә аларның телен аңлау, авыруны тоемлау зур тәҗрибә һәм белем таләп ителә. Балаларны дәвалаучы табибка, беренче чираттап аларга яратып карау сәләте дә бирелергә тиеш. Ике арада үзара аңлашу туганда гына дәвалау дәрәҗәсе тиешле югарылыкта бара. Биредә эшләүчеләр хакында әти-әниләрдән: ”Алар кояшлы табиблар” дигән сүзләрне күп тапкырлар ишеткәнем булды.
Рүфинә ханым үзе дә елмая төшеп: үз балаларыңны ничек якын күрәсең, кабул итүгә килгән балаларны да шулай үз итеп кабул итәбез. Балалар безнең киләчәгебез. Алар да безнең бөтен өмет-таянычыбыз.Аларның сау-сәламәт булып, шат елмаюларын күрү безнең өчен дә, ата-аналарга да зур бәхет ул. Мин районыбызның һәрбер сабыена чын күңелдән сәламәтлек һәм бәхетле киләчәк теләп калам. Шулай ук үзебезнең коллективта эшләүче табибәләребез Ризәлә Гәбдулхакованы, Люзия Хәйризаманова, Ләйсән Әминова, Айгөл Газизова, Котлы Бүкәш участогында хезмәт куючы табибәбез Лилия Мавлютова, шәфкать туташлары Зөбәрҗәт Фәйзрахманова, Лидия Миниязова, Наилә Әльмиева, Ирина Терентьева, Исламия Кадыйрова, Фирдинә Фәхриева, Фәния Гыйлемханова, җыештыручы Фатыйма Бәдретдиноваларны һөнәри бәйрәмебез белән тәбриклим, һәммәбезгә саулык һәм уңышлар телим,-дигән сүзләрен ирештерде

Гөлчәчәк Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X