Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Котлы Бөкәш мәктәбендә шигърият бәйрәме узды

Тукай туган көнгә багышлап 23 нче апрельдә мәктәбебездә шигърият бәйрәме үтте.

Бәйрәмне Котлы Бөкәш мәктәбенең милли эшләр буенча директор урынбасары Әнисә Кәримулла кызы Гайсина ачып җибәрде.
Ул барлык килгән кунакларны бүгенге шигърият бәйрәме белән котлады. Ә башлангыч сыйныф укытучыларының район-куст методик берләшмәсе җитәкчесе Гөлнара Минемулла кызы Шәмсевәлиева бәйрәмнең программасы белән таныштырды.Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштерделәр. Сәхнәбез түрендә балалар бер-бер артлы микрофонны кулларына алдылар, Тукайның гасырлардан гасырларга күчеп килгән үлемсез шигырьләрен яңгыраттылар. 
Бәйрәм кичәсенә районыбыз мәктәпләреннән дә бик күпләп шигърият яратучы балалар килгән иде. Дөрес, араларында лауреатлар, призерлар, җиңүчеләр булды. Аларның берсен генә алып мактау бер дә дөрес булмас. Барысы да бик мәгънәле, тирән эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр. Тукай багышланган  шигърият бәйрәмендә барлык укучыларны да җиңүчеләр дип әйтергә була. Чөнки сәхнәгә менеп, каушамыйча, чит мәктәп сәхнәсендә чыгыш ясау ул инде зур дәрәҗә, җиңү. 

 

Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

Рузидә Гатауллина,
Котлы Бөкәш мәктәбенең
 балалар оешмасы җитәкчесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса