Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли проектлар

Котлы Бөкәш мәктәбендә шахмат уенын үзләштерүгә аеруча  игътибар бирелә

Котлы Бөкәш мәктәбендә “Мәгариф” милли проекты кысаларында ачылган “Үсеш ноктасы” цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәге бүген уңышлы гына эшләп килә.

Биредә укучылар “Үсеш ноктасы” буенча “Технология”, “Информатика”, “Тормыш иминлеге нигезләре” фәннәреннән белем алалар. “Әлеге фәннәр кабинеты таләпләргә туры китереп җиһазландырылды. Укучыларга цифрлы технологияләрне тирәнтен өйрәнү өчен мөмкинлекләр бар. Шахмат уенын үзләштерү дә проектның мөһим өлеше санала. Аңа аеруча игътибар бирәбез”,- ди әлеге мәктәп базасында оештырылган “Үсеш ноктасы” үзәге җитәкчесе Наил Шакиров.

Шахмат дәресләрен алып баручы укытучы Петр Степанов белән әлеге спорт төре буенча сөйләшеп алдык. “Әлеге юнәлештә икенче елыбызны эшлибез. Түгәрәктә бишенче, алтынчы, сигезенче һәм тугызынчы сыйныф укучылары шөгыльләнәләр. Атнага ике тапкыр очрашабыз. Кабинетта өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудырылган.

Алты урындыгы белән өч шахмат өстәле, сигез дәнә шахмат җыелмасы, вакытны исәпли торган сәгате бар. Шулай ук спонсорлар бүләк иткән шахмат җыелмасын да дәресләрдә кулланабыз. Узган ел безнең мәктәптә үткән районкүләм әтиләр советы конференциясендә шахмат уены бәйгесе оештырылган иде. Анда тирә-юнь авыллардан да укучылар катнашты. Минем түгәрәккә йөрүчеләр - Алена Кузьмина - икенче, Рәдиф Гыйльмиев өченче урыннарны алдылар.  Шахмат сабырлык таләп итә торган спорт төре. Ул баланың фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә һәм сабырлыкка өйрәтә”,-диде ул. Алена Кузьмина әлеге түгәрәккә бик теләп йөрүен әйтте. “Биредә миңа бик ошый. Шахмат уйнарга яратам. Әтием дә әлеге уенны яхшы белә. Өйдә аның белән ярыша-ярыша  уйныйбыз”, - ди ул.

“Агымдагы елда “Үсеш ноктасы” үзәге республиканың 114 мәктәп базасында ачылуы күздә тотыла. Хәзерге вакытта дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында 20 меңгә якын балага шахмат белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Киләсе елларда да бу уен белән кызыксынучылар күпкә артыр дигән ышаныч бар» (республика массакүләм мәгълүмат чараларыннан).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса