Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Котлы Бөкәш мәктәбе укучылары кошларга оялар әзрләделәр

 Үзенең җылысы, якты нурлары белән табигатькә яз килде.

Карлар эреп, гөрләвекләр акты, өй кыекларыннан тамчылар тамды. Яз килүен безгә кара каргалар, сыерчыклар да җиткерә. Аларның тавышларын ишетүгә үк, күңелләр күтәрелеп  китә. Без  аларны каршы алырга әзерләнәбез. Канатлы дусларыбыз килүенә сыерчык оялары, җимлекләр ясыйбыз. Ул Котлы Бөкәш мәктәбенең традициясенә әверелде. Быел да алтынчы сыйныф укучылары канатлы дусларыбыз килүенә кош оялары әзерләде. Ояларын алар хезмәт дәресләрендә дә ясыйлар. Ояларның нинди генә төрләре юк: йорт, очкыч һәм башкалар.  Мин әтием белән һәр ел саен сыерчык оясы ясыйм. Үз кулларың белән эшләгән оя тагы да кадерлерәк була икән ул. Аны инде карап, барлап торасың. Синең ояңа сыерчык килсә, шунда бала чыгарса, аннан да рәхәт мизгел юктыр, минемчә. “Кызым, бигрәк табигать җанлы бала инде син, булдырасың да инде үзең”, - ди әни. Ул сүзләр мине тагы да канатландырып җибәрә. Ә инде без ясаган ояларга сыерчыклар килеп, быел да бала чыгарсыннар иде, дип кенә телисе кала. Хуш киләсез, кошкайларым!

 

Илинә Бәдретдинова,

Котлы Бөкәш мәктәбенең “Лидерлык нигезләре”

 түгәрәге укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X