Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Котлы Бөкәш Мәдәният  йортында  Яңа Сала, Чаллыбаш авыллары үзешчәннәре концерты булып узды

Котлы Бөкәш Мәдәният  йортында  Яңа Сала, Чаллыбаш авыллары үзешчәннәре концерты булып узды. Аны Хәйдәр Җиһаншин һәм Энҗе Сафина Фәтхерахман Әхмәдиевнең “Солдатлар” җыры белән ачып җибәрделәр.

 Алып баручы Гөлсинә Сәлахиева бу иҗади кичәнең ТАСССР оешуның 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына, якташ композитор Фәтхерахман Әхмәдиевнең 90 яшьлек юбилеена багышлануын искәртеп узды. Сөекле композиторыбызның биографиясенә кыскача тукталып, ул иҗат иткән берсеннән-берсе матур җырларны атады: “Солдатлар”, “Мәңге яшисе килә”, “Кама буе-туган як”, “Мин килермен каршыңа”.... Халык бәгъренә кереп урнашкан үлмәс җырлар!

Зал тутырып килгән тамашачы авылыбыз сандугачы Энҗе Сафина, Шомбыт мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Илүзә Габдрахманова, әтиле-уллы Хәйдәр, Салават Җиһаншиннарның, яшь җырчыбыз Илназ Шәрәфиев, Әлфинур Шәрәфиева, ирле-хатынлы Гүзәл- Ирек Вазыйховлар, Айсылу Кәримуллина чыгышларын көчле алкышларга күмде.

Биектау, Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыклары Илмир Камалиев, Рәшит Нәҗипов  клуб мөдирләре Алсу Шәйдуллина белән Әлфия Вәлиевага, иҗат коллективларына рәхмәтләрен белдерделәр, уңышлар теләделәр.

Тамашачылар бу иҗади кичәдән рухи азык алып таралды. Әйе, җырлый белсәң, җыр матур шул.

 

Гөлсинә Саттарова,

ветеран - укытучы.

фото архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X