Котлы Бөкәш авылыннан Закировлар династиясе
Күкрәккә тулган саф һава сулышларны иркенәйтеп җибәрде. Күңелләр янә чиксез рәхәтлекне, матурлыкны тойды. Парлы гаилә бәхетен, тугрылыклы хезмәтне, алай гына түгел, нәсел-шәҗәрәләрдән килгән мөгаллимәлек һөнәре буенча да хөрмәтләнде, олы бәһага лаек булды алар.
“Сезнең өчен быелгы елның иң истәлекле вакыйгасы кайсы?” – дисәләр: «Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә ханым белән очрашу», - дияр иде Ләйсән Мәхмүт кызы Закирова. Август Президент исеменнән үткәрелгән бу тантаналы очрашуга бәхетле һәм тату яшәүче, акыллы, тәртипле балалар тәрбияләп үстерүче, үзләре яшәгән район һәм республика үсешенә зур өлеш кертүче абруйлы гаиләләр чакырыла. Котлы Бөкәштән Рафыйк һәм Ләйсән Закировларның әлеге мәҗлескә чакырылулары да юкка түгел иде. Бөтен хезмәт эшчәнлекләрен, көч һәм белемнәрен туган төбәкләренә багышлаган фидакарьләр алар.
(Тулысынча газетадан укыгыз)
Ф. Фазылова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia