Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коронавирустан бушлай даруны ничек алырга ?

Күптән түгел Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясеннән өйдә дәваланган очракта бушлай дарулар алу мөмкинлеге билгеле булды. Бу хакта газета укучыларыбызга Балык Бистәсе үзәк поликлиникасы мөдире Энҗе Гаязова аңлатма бирде.

  - Россия һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, чыннан да, өйдә дәвалау курсы узучы гражданнар өчен бушлай дару препаратлары сатып алуга акча бүлеп бирде.

Мондый даруларны ничек алырга соң? Коронавирус инфекциясе белән авыруның беренче билгеләрен тойган кеше үзен дәвалаучы табибта телефон аша күзәтү уза яки аны өенә чакыра. Табиб пациентны тикшергәннән соң коронавирус инфекциясенең җиңелчә варианты расланса, пациент өйдә дәвалана.

Рецепт язылганнан соң, медицина хезмәткәрләре аны даруханәгә илтә. Даруханәдә билгеләнгән препаратларны туплагач аларны волонтерлар авыруларга өйләренә илтеп тапшыралар.

Тагын шунысы да бар, дарулар көн дә кайтарыла, әмма өлешчә генә. Бүгенге көндә 36 нчы даруханәдә бушлай даруларның билгеле бер төркемнәре бар, алар акрынлап яңа препаратлар белән тулыландырылачак.

16 ноябрьдән бүгенгә кадәр Балык Бистәсе районы буенча түләүсез даруларны 9 пациент алган инде.

 

Шунысын белү мөһим: авыруларга даруханәгә барырга кирәкми, волонтерлар аларны бушлай сезнең адрес буенча өегезгә алып киләчәк. Сәламәт булыгыз һәм авырмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X