Коронавирус су аша йогамы?
Ачык сулыклар коронавирус өчен зыянлы кояш нурларына дучар ителә.
Шуңа күрә кеше аларда коронавирус инфекциясе йоктыра алмый. ⠀Бу хакта Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының молекуляр диагностика үзәге эксперты Михаил Лебедев хәбәр итте.
Әмма башка инфекцияләр, шул исәптән йогышлы көчле эчәк инфекциясе су аша күчәргә мөмкин. Кайбер сулыкларда А вируслы гепатит, паразитар авырулар, балчык инвазияләрен йоктырырга була. ⠀ "Роспотребнадзор"ның территориаль органнарында коенырга мөмкин булган сулыкларның исемлеген аныклау бик мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа