Корноуховода Май чабу бәйрәме
Иртәдән кичкә кадәр Корноухово авылы мәдәният йорты каршындагы мәйдан күңелле музыка, авыл халкының шат авазларыннан гөрләп торды.
Сәбәбе дә юк түгел бит! Бу көнне олысы да, кечесе дә бергәләшеп Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр. Һава торышының карлы - буранлы булуына да карамастан, һәркем рәхәтләнеп ял итте бу көнне.
Бәйрәмнең үзәге булган мәдәният йорты каршындагы мәйданда “Рябинушка” коллективы үзешчәннәре халыкны үзләренең дәртле җырлары белән сөендерделәр, алып баручылар шаян сүзләре белән беркемгә дә ямансулап утырырга юл куймадылар. Берсеннән – берсе күңелле уеннарда катнашып, мәйдан кызганнан кыза барды.
Бергәләшеп карачкыны яндырганнан соң, бәйрәм кайнар чәй, кайнар коймак һәм пылаудан авыз итеп, җылы бинада дәвам итте. Мондый бәйрәмнәр халыкны гореф – гадәтләрне искә төшерергә дәшеп кенә калмый, ә бер – берсеннән читләшә барган халыкны аралаштырып торучы бер күпер ролен дә үти, миңа калса. Менә бүген дә халык бер – берсе белән аралашып, оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп, язларның имин килүенә өметләр баглап, күтәренке кәефтә таралыштылар.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.
фото от автора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа