Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корноухово мәдәният йортында тагын бер күңелле бәйрәм узды

Бу дөньяда конфет яратмаган кеше бармы икән? Арабызда: “Бар, мин яратмыйм”, - дип әйтүчеләр дә табылыр, бәлки.

 Тик, баллыдан баллы, татлыдан татлы тәм-томнарны яратучы балаларга әлеге сорауны бирү урынсыз кебек. Ничек кенә яраталар әле! Юкка гына бит инде конфетлар көне уйлап чыгармаганнар. Ел саен 18 октябрь Бөтендөнья конфетлар көне буларак билгеләп үтелә икән. Тарих битләренә күз салсак, конфетның барлыкка килүе дә Борынгы Мисырга барып тоташа. Ул гасырлардан соң инде 3000 елга якын вакыт үткән. Хәзерге вакытта кибет киштәләрендә конфетларның нинди төрләре генә юк!

     Без – Корноухово мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмнәрне бик яратабыз. Гадәти булмаганнарын бигрәк тә. Һәм әлеге матур бәйрәм уңаеннан без кечкенә дусларыбызны “Баллы конфетлар” дип исемләнгән чарага чакырдык. Кызыклы, бик тә мавыктыргыч булып, бер сулышта узып киткән чарадан үземнең дә тәэсирләнеп йөргән чагым әле. Теоретик һәм гамәли өлешләрдән торган бәйрәмгә балаларның иң активлары, иң кызыксынучаннары һәм акыллылары җыелган иде. Тәкъдим ителгән видеороликлар ярдәмендә конфет фабрикаларына “сәяхәт итеп” алганнан соң, күңелле викторинада катнашып, табышмакларга җаваплар тапканнан соң, чараның уеннардан торган гамәли өлешенә күчелде. Уйнап та карады соң балалар. “Баунти” һәм “Ирисләр” командаларына бүлешеп, пластилиннан төрле формадагы конфетлар да әвәләделәр, шул конфетларны маңгайга һәм баш түбәсенә куеп, ике шырпы арасына кыстырып тиешле җиргә дә илтеп куйдылар, бирелгән сүзләрдән яңа сүзләр ясап та ярыштылар.

     Бәйрәм бүләкләрсез була ди мени? Чара ахырында Корноухово авыл җирлеге белән берлектә әзерләнгән истәлекле бүләкләргә өстәп, баллы күчтәнәчләр дә өләшенде балаларга. Ә иң мөһиме бәйрәм дискотекасына кадәр, бүгенге чарадан алган хис – кичерешләрне бер төенгә төйнәп, берсеннән – берсе тәмле конфетлардан авыз итә – итә, бергәләшеп җәй эчү булгандыр, мөгаен. Ә балалар, чыннан да, канәгать иде. Әнә бит, бер – берсен бүлдерә – бүлдерә тәэсирләре, шатлык – сөенечләре белән ничек тәмләп бүлешәләр... Бәхет дими моны тагын ни дисең?!

 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса